Чир нәрсәгә өйрәтте?

Татарстанда гриппка бәйле вазгыять шәптән түгел. Белгечләр әйтүенчә, быел вакцина күләме дә азрак булган, ясатучылар да азрак. Хәзер инде чирләмәс өчен сакланып йөрергә киңәш итәсе генә кала. Аның каравы, соңгы ике айда коронавируска каршы вакцина ясатучылар күп булган.

Белгечләр белән коронавируслы вазгыятькә кагылышлы матбугат конференциясе гриппка бәйле вазгыятькә канәгатьсезлек белдерүдән башланды. Планлаштырылган 60 процент урынына халыкның 26 проценты гына прививка кадаткан. Хәзер инде вакцина ясату төгәлләнгән.

– Быел гриппка каршы вакцина без көткән кадәр күләмдә һәм вакытында кайтартылмады. Хәзер инде саклык чараларын үтәргә киңәш ителә, – диде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. – Гриппка бәйле вазгыять куандырырлык түгел. Авыручылар саны кимеми. Хәзер ул эпидемиологик чиктән 35 процентка артыграк. Барлыгы 272 очрак теркәлде. Соңгы атнада – 118. Аның каравы, коронавирус белән гриппның бергә кушылуы күзәтелми.

«Таҗлы» хәлгә кире кайтсак, республикада авыручылар саны 40 процентка кимегән. Декабрь белән ноябрьне чагыштырсак, чирләүчеләр саны 1,8 тапкыр азрак.

Вакцина ясатучылар санына килгәндә, елның соңгы ике аенда 1 млн 150 мең кешегә коронавируска каршы прививка кадаганнар. Шул рәвешле хәзер аларның саны 2,27 миллионга җитте. Күмәк иммунитет дәрәҗәсе дә – 74,5 процент. Бу – әйбәт күрсәткеч, диләр.

Шулай да, «омикрон» һөҗүмен көтәсеме? Аны булдырмас өчен чаралар җитәме?

– «Омикрон» штаммы Татарстанга кергән очракта, яңа чикләүләр кертергә җыенмыйбыз. Республикада гамәлдә булган чикләү чаралары теләсә нинди штаммга каршы нәтиҗәле. Куркырлык берни дә көтелми. Тест үткәреп торабыз, Татарстанда әлегә «омикрон» штаммы юк. Ул-бу була калса, обсерватор әзер, андый очракларда нишләргә икәнен беләбез, тәҗрибә дә бар, – диде Любовь Авдонина.

Сүз уңаеннан, күптән түгел Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска каршы «Мир-19» дигән яңа препаратны теркәде. Ул 18 яшьтән алып 65 яшькәчә, авыр хәлдә булмаган сырхауларны дәвалау өчен билгеләнгән. Татарстан да бу даруны көтә. Хәзерге вакытта аңа бәйле вазгыятьне күзәтәбез, диләр.

– Тотып караган даруыбыз түгел. Безгә дә килеп ирешсен, карарбыз, куллану инструкциясен өйрәнәчәкбез, – диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков. – Булган мәгълүмат ниндидер нәтиҗәләр ясау өчен җитәрлек түгел.

Елга йомгак ясарга күп калмады.

– 2020 ел изоляция чараларына бәйле булса, бу ел вакцинация шигарендә узды. Быел авыр хәлдәге сырхаулар күп булды. Бәйрәм яллары вазгыятькә артык төзәтмәләр кертмәс дип өметләнәм. Хәл тотрыклангач, ятаклар санын киметтек. Яңа елга да шулай керербез дип ышанасы килә. Яңаларын җәелдерерлек булмасын иде, – диде Любовь Авдонина һәм халыктан аңлы булуларын үтенде.

Владимир Жаворонковның да киләсе елга өмет-хыяллары шундыйрак. Медицина тармагы өчен киеренке ел булуын әйтеп торасы да юк.

– Без әйләнә-тирәдәге үзгәрешләргә тизрәк җавап бирергә һәм аңа бәйле карарларны да тизрәк кабул итәргә өйрәндек. 2021 ел безнең өчен авырулар күплеге белән кыен булды. Бу бөтен нәрсәдә чагылды: реанимациядәге ятакларда да, кислородка ихтыяҗда да, – диде ул. – Безнең медицина хезмәткәрләре үз бурычларын үтәде. Аларга рухи яктан авыр булды.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү