Яшьләр нигә һөнәр сайлый белми?

Яшьләр БДИ баллы кайда җитә, шуңа карап укырга керәләр дә, соңыннан эшкә урнаша алмыйча интегеп йөри. Мондый фикерне еш ишетергә туры килә. Хаклык та бар, юристлар – төзелештә, укытучылар икмәк, май заводларында эшләр өчен 4–5 ел буе укымый бит. Белгечләр әйтүенчә, элеккеге һөнәр сайлау кагыйдәләре бүгенгә туры килми. Нәрсә үзгәргән соң?

Кемнәр кирәк?

Югары уку йортын сайлаганчы, чыгарылыш сыйныф укучыларына киләчәктә нинди һөнәр буенча эшләячәге турында уйланырга кирәк. Бу җиңел эш түгел. «2030 елга кадәр иң өстенлекле һөнәрләрне фаразлаган «Яңа һөнәрләр атласы»ннан, вузларлардагы белгечлекләр, бюджет урыннары, уку бәяләре хакында «Укырга дөрес кер» сайтыннан мәгълүмат алырга мөмкин. Киләсе җиде елда югары белемгә дәүләт заказы 8 меңнән артык кешене тәшкил итә. Бигрәк тә укытучылар, табиблар, физик культура, мәгълүмати технологияләр юнәлешендәге белгечләр, инженерларга ихтыяҗ зур», – диделәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының югары белем бирү бүлегендә.

Бөтен яшьләрне дә бер калыпка салырга ярамый, әлбәттә. Үз һөнәрен яратып эшләүчеләр дә күп. Шул ук вакытта укытучылыктан китеп, мал асраган мөгаллимнәр дә бар. Трактор йөрткән юристлар, фермерлык эшен ачкан психологларны да очратырга мөмкин. Бер яктан, авылда эшләргә кеше бар дип, сөенергә кирәк, икенче яктан, җилгә очкан бюджет акчасы да, бушка ыштан туздырган биш ел да кызганыч.

Пешекчегә укып, кафе-рестораннарда эшләгән Рәзинә Шәрәфиева зур кәстрүлләр күтәрүдән туйган. «Эшемне яратсам да, сәламәтлек турында уйлый башладым. Көннәр буе аягүрә басып эшләгәч, аяклар аруга түзеп булмый. Май исе, пар башка каба. Дөрес, акчасы әйбәт иде. Хәзер мин – тулай торакта хуҗалык мөдире. Хезмәт хакы аз, әлбәттә. Нишләтәсең, дөньяны тигезләп бетереп булмый», – ди Рәзинә.

Кайбер яшьләр икеләнеп тә кала. Укыган һөнәр буенча тәҗрибә җитмәгәннән дә бу. Шулай ук эшләгән акча фатир арендалау өчен җитмәс дип тә борчылалар. Хезмәт хакың 20–25мең сум  булып, фатир өчен 15–20 мең түләсәң, эшләп торудан мәгънә булырмы? Автотранспорт техникумын тәмамлап, күптән түгел армиядән кайткан Фәннүр Хафизов белән дә бу мәсьәләдә гәпләшеп алдык.

– Укырга киләчәктә авылда машина төзәтү буенча үз эшемне ачармын дигән ният белән кергән идем. Әти фермер булгач, техника янында кайнашып үстем. Тик шәһәр барыбер үзенә тартты, йөргән кызым да монда. Техникумда  машиналар сүтеп карау гына җитми. Студентларга практика кирәк. Эшкә дә сынап алалар хәзер. Җитәкче сорау биргәндә, аптырап калмадым. Техниканы яратуымны сөйләдем, барысын да булдырачакмын, дидем. Алар икеләнеп торганны яратмый. Хезмәт хакын да 50–60 мең сум кирәк, дип әйттем. Әнә бер яшь белгеч, 20 меңгә дә риза дигәч, аны бөтенләй чакырып та тормаганнар. Ялкаулар белән эш пешми. Әлегә бер атна өйрәнәм, аннан машина ремонтларга тотыначакмын, – ди автослесарь булырга җыенган егет.

Токарь, фрезеровщик – гади белгеч түгел

«Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин, замана яшьләре һөнәр сайлый белми, дигән фикер белән килешми. Соңгы елда вазгыять, киресенчә, яшьләрнең күбесенең эшче һөнәрләрен аңлы рәвештә сайлавын күрсәтә, ди. Моның сәбәбен «Ворлдскиллс» хәрәкәте, «Эшче һөнәрләр атласы», төрле проектлар булдыруда күрә.

– Элек яшьләр күбрәк әти-әнисе фикеренә игътибар итсә, хәзер үзләре теләгән белгечлеккә баралар. Алар алдан ук үзләрен сынап та карый ала. Хәзер үзмәшгуль булу, шәхси эш ачу мөмкинлеге дә бар. Шуңа күрә яшь белгечләрнең барысы да зур заводларга бармаска мөмкин. Монда оешма җитәкчеләре белән бергәләп эшләмичә булмый. Яшьләр яхшы хезмәт хакы, квалификациясен күтәреп, алга таба эшли алсын өчен шартлар тудыру мөһим, – дип сөйләде безгә Эмиль Гобәйдуллин. – Бүген, иртәгә генә түгел, киләчәктә актуаль булган һөнәрләрне үз теләкләре буенча сайласыннар иде. Яңа белгечлекләр барлыкка килеп тора. Хәзер токарь, фрезеровщик гади генә хезмәт түгел, ул җитештерүдән башлап, станок белән идарә итә, автоматлаштырылган технологияләрне белергә тиеш. IT, ясалма интеллект, биотехнология, биомедицина, хезмәт күрсәтү өлкәсендәге белгечләр, укытучылар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, эшче һөнәрләр – барысы да кирәк. Цифрлы икътисадка күчеп барсак та, кеше факторы беренче урында кала.

Эшләп карыйбызмы?

Азнакай районында яшәүче 76 яшьлек волонтер Алсу Габделхакова яшьләрне дөрес итеп һөнәр сайларга өйрәтү өчен «Эшләп карыйбыз!» дигән проект булдырган. Тик аны тормышка ашыру өчен үзәк кирәк.

– Фитнес клубка баргач, төрле тренажерлар бар бит. Нигә әле шуларны медицина юнәлеше буенча булдырмаска? Монда сүз хастаханә турында бармый, өй шартларындагы процедураларга өйрәтүне әйтәм. Әйтик, кан басымын үлчәгәндә, йөрәк-кан тамырлары авырулары, тонометр төзелеше турында аңлатырга кирәк. Укучылар сайлыйсы һөнәре турында алдан ук белеп торсын. Кызлар мәктәптән башлангыч медицина таныклыгы белән чыгарга тиеш. Өлкәннәр лаеклы ялга китә, яшьләр медицина юнәлешенә бармаса, табиб, шәфкать туташларына кытлык булачак. Бүген бары коронавирус хакында гына сөйлиләр. Башка авыруларны күрсәтмәгәч, яшьләрнең медицина шулай булачак, дип күзаллавы бар. Эшләп карамыйча, башкаларга сөйләп булмый. Үземне дарусыз яшәргә өйрәттем. Заманында шәфкать туташы эше буенча укыттым, – ди Алсу ханым.

Өлкән яшьтәге волонтер әйтүенчә, балалар кул эшләре буенча да үзләрен сынап карый алыр иде. 5 сыйныфтан ук балаларны һөнәрләр белән таныштыру кирәк.

– Мәктәпкә баручы укучыларны туктатып: «Һөнәрләр белән алдан танышырга теләр идегезме?»– дип сораган идем, күзләрен зур итеп ачып тыңлап тордылар да берни әйтмәделәр. Технология дәресләрендә компьютерга өйрәнәләр икән. Кул хезмәте бөтен җирдә дә кирәк. Магнитлы кирпечләр ясатып, малайларны мич чыгарырга өйрәтергә мөмкин. Остазлар итеп пенсия яшендәге белгечләрне чакырырга була. Бу уен гына түгел, уены-чыны бергә булырга тиеш, – ди Алсу Габделхакова.

 

Фикер

Камил Нугаев, Татарстан Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары:

– Кадрлар җитмәү проблемасы бездә генә түгел, бөтен дөньяга хас. Интернетка кереп карасаң, анда җыен тузга язмаганны күрсәтәләр. Пирамида булдыручыларны, тизрәк акча эшләп була торган белгечләрне. Анда берсе дә колхозчы турында сөйләми. Хәтта телевизорда да шулай. Элек сыер савучы, төзүче кебек хезмәт ияләрен күрсәтәләр иде. Бакчадан ук төрле уеннар аша бу һөнәрләргә мәхәббәт тудыру кирәк. БДИ дип кенә булмый. Без укыганда хезмәт дәресләрендә, егетләр – тракторчы, кызлар тегүче, ашчы  таныклыгы алып чыкты. Министрлык кына түгел, теләсә кайсы фермер, компания кызыксынырга тиеш. «Кадрлар җитми», – дип кул кушырып утырудан файда юк, аларны мәктәпкә барып эзләргә кирәк. Чит илләрдә белгечләрне мәктәп, институтлардан барлыйлар, стипендияләр билгелиләр. Бездә дә элек колхоз стипендияләре бар иде. Шуларны яңадан кайтару кирәк. Предприятиеләр базасында укытуны оештыру да отышлы. Һәр һөнәргә лаеклы хезмәт хакы түләнергә тиеш. Бүген берәүнең дә канализация чокыры чистартасы килми. Көнбатышта кешене җәлеп итү өчен яхшы акча түлиләр. Компьютер, цифрлаштыру дип кенә булмый. Алары да кирәк, әмма дөнья аның белән генә барамы? Сыерны кем сава, җирне кем сукалый, урамны кем себерә? Робот шкаф астына кереп, идәнне юа алмый.

7 сыйныфта укыганда ук, агроном булам, дип карар кылган идем. Тик әтинең табиб итәсе килде. Әти-әни кушты дип кенә булмый, омтылыш кирәк. Әле ярый бармаганмын, миннән начар табиб чыккан булыр иде. Һөнәрне дөрес сайламауда баланың да, әти-әни, җәмгыятьнең дә хатасы бар. Әти-әни тәрбияләргә тиеш, ә алар тизрәк авылдан шәһәргә куып җибәрергә тели. Балаларга, бернәрсәне дә кешегә сылтмагыз, һәркем үз язмышын сайлый, дип өйрәтәм.

 

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге:

– Һөнәрне яки уку йортын дусларга яки өйгә якын булуга карап сайламыйлар. Белгечлек буенча эшкә урнашып, киләчәктә үзеңне, гаиләңне туендыру турында уйларга кирәк. Теге яки бу белгечлек буенча хезмәт базарына нинди белгечлекләргә ихтыяҗ булуы турында кызыксыныгыз. Элек уңышлы һөнәр сайлауда барыбызга да билгеле булган «Телим» (кызыксындырган һөнәрләр), «Булдырам» (һөнәр өчен мөһим сыйфатлар, сәламәтлек, мөмкинлекләр, тырышлык), «Кирәк» (ихтыяҗ булган һөнәрләр) дигән кагыйдә  бүгенгә туры килми. Беренче булып, хезмәт базарын, кадрларга ихтыяҗ булган тармакларны, һөнәрләрне өйрәнегез. Кайсы «Кирәк», шуны ачыклагыз. Аннан шулар арасыннан үзең булдыра алырдай һәм сәламәтлегеңә туры килгәнен, (мәсәлән, балта остасы, штукатур-маляр, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, инженер, төзүче) «Булдырам» дигәнеңне бәяли аласың. Ниһаять, шулар арасыннан күңелеңә туры килгәнне сайлап, «Телим» дигәнеңне аңлыйсың. Һөнәр сайлаганчы, мәшгульлек үзәкләренә барып, нинди белгечлекләргә ихтыяҗ барлыгын, уку йортлары турында мәгълүмат алырга мөмкин.

 

 

 


Фикер өстәү