«БДИ баллы кая җитә инде»: һөнәр сайлаганда, ничек ялгышмаска?

Әни кушкан өчен генә барасы түгел! Белгечләр һөнәр сайлаучы яшьләргә әнә шулай дип киңәш итә. Киләсе елларда республика икътисадына кирәк булачак белгечләр исемлегенә күз салу да зыян итмәс. Быел хезмәт базарында йөк ташу (транспортировка), саклау һәм мәгариф өлкәсенә бәйле белгечләргә ихтыяҗ бар.

Үзгәрү

Бүген БДИ баллары кая җитә, яшьләр шунда укырга бара, дигән фикер дөреслеккә туры киләме? Яшьләр нинди һөнәр сайласа ялгышмас? Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин белән шул хакта сөйләшәбез.

– БДИ баллы кая җитә, шунда укырга керәләр, дигән фикер белән килешеп бетмим. Хәзерге вакытта 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы егет-кызларның 60 проценты техникум, көллиятләргә укырга бара. Элек без аларны «3ле»гә укучылар дип уйлый идек. Хәзер алар – «4ле» һәм «5ле» билгеләре алучылар. Техникумнарда конкурс зур. Яшьләрнең урта һөнәри белем бирүче уку йортларын сайлавы яхшы. Дүрт ел белем алгач, эшкә урнашырга мөмкин. Алар безнең завод, предприятиеләргә кирәк. Укуларын вузларда дәвам иттерүчеләр дә бар. Шуңа күрә монда проблема юк. Алар яшьтән һөнәр алырга кирәк дип уйлый, – ди Эмиль Гобәйдуллин.

Аның фикеренчә, яшьләрнең техникумнарга китүенә «Ворлдскиллс» хәрәкәте дә этәргеч биргән. Ни өчен дигәндә, яшьләр бәйгеләрдә хезмәт базарына кирәкле белгечлекләр белән таныша. Мәгариф һәм башка министрлыкларның профориентация буенча проектлары бар.

– Татарстан икътисады киңкырлы. IT белгечләр дә, авыл хуҗалыгында, сәнәгатьтә эшләүчеләр дә кирәк. Шуңа күрә барлык көллиятләрдә дә конкурс бар. Гадәттә бер урынга 6–8 кеше дәгъва кыла. Бу Казанда гына түгел, районнардагы көллиятләрдә дә шулай. Әйтик, Сарман аграр көллияте, Буа ветеринария техникумында бер урынга 4әр кеше туры килә. Казанда элемтә техникумында IT кластеры популяр. Педагогика көллиятендә конкурслар бар, төзелеш техникумнары да үз студентларын таба, – ди Эмиль Гобәйдуллин.

Икмәк пешереп күрсәт

15–20 ел элек мәктәпне тәмамлаучылар өере белән университетларга агылса, хәзер вазгыять башкачарак. Замана яшьләрен катыргы түгел, күп акча кызыксындыра. Әмма әти-әниләрнең кайберләре ул-кызларының вузда укуы яклы. Моның шулай икәнлегенә мәктәпкә очрашуга барган Түбән Кама эшмәкәре Илнар Сираев та инанып кайткан.

– Бер мәктәпкә 9 нчы сыйныф укучылары белән һөнәр сайлауга багышланган очрашуга барган идем. Аларга әти-әниләре, «катыргы»дан башка кеше була алмыйсың, дип әйтә икән. Университет дипломы булмаса, безне беркем дә хөрмәт итмәячәк, диләр. «Әгәр сез берни эшли белмисез, хөрәсән икән, дипломга карап кына берни дә үзгәрмәячәк. Хәзер эшкә тырыш, булдыклыларны алалар», – дип аңлаттым. Әти-әни кушканны сайлау – иң начары. Аларның 90 проценты яшь чакта чынга ашмаган хыялларын балаларыннан үтәтергә тели, – ди ул.

Илнар Сираев 9 сыйныфтан соң техникумга китү яхшырак дип саный. Белгечлек алгач, белемне вузда дәвам иттереп була. Әйтик, башта медицина көллиятендә укыйсың. Үзеңне сынап карагач, ошый икән, вузга керә аласың. Ике елны югалтудан куркырга кирәкми. Ләкин иң элек эшеңне яратырга кирәк.

– Миннән генә торса, башта училище тәмамламыйча, институтларга кабул итәргә рөхсәт бирмәс идем. Минемчә, югары уку йортлары – эшче һөнәрләргә өйрәтү түгел, идарә итәргә өйрәтү урыны. Бездә идарә институты бик көчсез. Шәһәр хакимиятләрендәге кайбер җитәкчеләргә карыйсың, алар идарә итә белми. Үзләре эшче сыйныфтан чыккан түрәләр «йолдыз чире» белән чирли. Менә мин – җитәкче, әйдәгез, сез барысын да эшләгез! Бу бит дөрес түгел. Институтларда идарә, менеджментка өйрәтсеннәр, – ди ул. – Хәзер кайбер заводларда гына диплом сорыйлар. Тора-бара ул да бетәчәк. Совет заманы җитәкчеләре китеп беткәч, алар урынына 30–40 яшьләрдәге яшьләр килгәч, аны сорамаячаклар. Әгәр белгеч югары белем турындагы дипломнан башка да эшли ала икән, аңа аның нинди катыргысы булу мөһим түгел. Эшен эшләсен, нәтиҗәсе булсын.

Шәхси икмәкханә хуҗасы буларак, үзе дә яшьләрдән башта эшләп күрсәтүен сорый икән.

– Безгә институтта инженер-технолог белгечлеге алган бер кыз килде. Мин аңа: «Иртүк сәгать 5кә кил дә ипи пешереп күрсәт», – дидем. Ул исә: «Мин әллә институтта биш ел юкка гына укыдыммы? Мин бит – технолог. Идарә итәргә килдем», – ди. Андыйларны эшкә алып та тормыйм. Икмәк пешерүчене эшкә алам, өч айга курсларга җибәрәм, 3–4 айдан ул  инде инженер-технолог була. Ә миңа үзе эшләп күрсәтә белмәгән белгеч нигә кирәк? Яхшы җитәкче теләсә кайсы хезмәтне башкара алырга тиеш, – ди Илнар Сираев.

Очрашуда укучылар: «Нинди һөнәрне сайласаң югалмыйсың?» – дип тә сораганнар. Биотехнолог, логистларга ихтыяҗ зур, дип уйлый эшмәкәр. «Кешеләр озаграк яшәячәк. Медицинада гомер озынайту өчен биотехнологлар кирәк. Ни өчен логистика? Бүген маркетплейслар, товарларны илтеп җиткерү базары үсә. Сез дә «Вайлдберриз»дан әйбер аласыздыр бит? Әйтик, нинди булса, блокнот кирәк, ди. Яхшы логист аны ике көн эчендә Түбән Камага ягулыкны, башкасын янга калдырып, кыйммәткә төшмәслек итеп тизрәк китерү җаен эзли. Логист – уникаль профессия», – Илнар Сираев.

Һөнәрне ничек сайларга?

Галина Ахмерова, «Дарвин» заманча белем бирү мөмкинлеген үстерү фонды директоры:

– Безнең илдә укучыларның 30 проценты гына белгечлеге буенча эшли. Минемчә, яшьләр вузга БДИ баллары җитә торган җиргә керә. Мәгариф үсеше фонды идеологы буларак, мин һөнәрне кызыксынудан чыгып сайларга кирәк дип саныйм. Һәм безнең барлык проектлар да шул хакта. Эшнең актуальлеге, базарда һөнәргә ихтыяҗ булу, һөнәрне әти-әниләр теләге буенча сайлау яки яшьтәшләргә ияреп укырга керү кешедән белгеч ясамый. Киресенчә, ул аның һөнәри яктан «януы»на гына китерәчәк. Ә яхшы акчаны теләкләреңне тормышка ашыра алган өлкәдә дә эшләп була һәм шулай кирәк тә. Әгәр һөнәр дөрес сайланмаган икән, монда куркыныч әйбер күрмим. Яңадан башларга беркайчан да соң түгел. Мәсәлән, минем «Round: хобби һәм мавыгу» платформасы өченче декреттан соң барлыкка килде. Дөнья шулкадәр тиз үзгәрә ки, һәрвакыт ниндидер яңа әйбер башларга мөмкин.

Яхшы белгечләр һәрвакыт кирәк булачак. Әгәр сезнең гаиләнең үз табибы, юристы бар икән, сезнең барысы да яхшы! Менә шуннан үлчәгез. Трендлар турында сөйләгәндә, хезмәт базарында инженерлар, авыл хуҗалыгы кадрларына ихтыяҗ бар. Техника һәм технология – дефицитта. Россиядә сәнәгатьтә эшләргә кеше юк. Ә урыннар бар, компанияләр яхшы белгечкә яхшы акча түләргә әзер. Креативлар турында да онытырга ярамый.

Эмиль Гобәйдуллин, Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры:

– 6–7 нче сыйныфта бала кем булырга теләгәнен чамалый башларга тиеш инде. Шуңа карап, әти-әниләр өстәмә түгәрәкләр, репетиторлар сайлый. Әйтик, мәгълүмат технологияләре профиле сыйныфына барса, аңа математика, информатикадан имтихан тапшырырга кирәк. Әти-әниләр, бала белән бергә утырып, аның мөмкинлекләреннән чыгып, барысын да ныклап уйласын иде. Күбесендә әти-әни кая әйтә, бала шунда бара. Ә бит аңа гомер буе шул эштә эшләргә кирәк булачак. Киләчәктә нинди белгечлекләр популяр булуына да игътибар итегез. Кемгәдер һөнәр сайларга күбрәк вакыт кирәк. Әйтик, «Ворлдскиллс»та да мәктәптә укыганда – бер, көллияттә икенче һөнәр юнәлешендә чыгыш ясаучылар бар. Алары үзләрен шулай эзли һәм таба. Кемдер мәктәпне тәмамлагач, көллияткә барырга мөмкин.

 Фикер

Александр Ибушев, Теләче районының Шәтке мәктәбе директоры:

– Балалар һөнәр сайлый белми, дип әйтеп булмый. Бездә 61 укучы белем ала. Әгәр малайлар әтиләре янында кайнашып үссә, алар шул һөнәрне сайларга әзер. Бер укучыбыз хуҗалыктан стипендиат булып укырга китте. 8 нче сыйныфны тәмамлаганда ук, механизатор, инженер булам, дигән иде. Бер елдан укып бетереп эшкә кайтачак. Кемдер укытучы, кемдер төзүче, спортчы булырга тели. Төрле фикердәге балалар бар. Кайберләре үз белем дәрәҗәсен белми, күп акча эшләргә тели. Әйтик, мин программист булам, диләр. Аның өчен информатиканы белү генә җитми, математика, физика да кирәк, дип аңлатабыз. Үзләре сайлаган юнәлешкә барганда, бик яхшы укыйлар. Мәктәпкә очрашуга авыл хуҗалыгы җитәкчесен чакырабыз. Хуҗалык үзенә кирәкле кадрлар буенча кызыксындыру алып барса, стипендия генә түгел, яхшы хезмәт хакы түләсә, торак белән тәэмин итсә, авылда балалар калачак.

Кайда күпме кеше эшли?

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, узган ел башы белән чагыштырганда, быел авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр – 1 мең (хәзерге вакытта 41 мең кеше хезмәт куя), төзелештә – 1,2 мең (хәзер 81 мең), файдалы казылмалар чыгаруда – 1,3 мең (33,5 мең), транспорт һәм саклауда 2 мең (109,2 мең) кешегә арткан. Сәүдә тармагында хезмәт куючылар – 2,5 мең (137,4 мең), мәгарифтә – 2,1 мең (144,8 мең), электр энергиясе, газ һәм пар белән тәэмин итүдә – 1,2 мең (32,8 мең), финанс һәм иминият өлкәсендә 800 (27 мең) кешегә кимегән.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү