Иртәгә Татарстанда җылыну һәм метеошартларның начараюы көтелә. Бу һава торышы өй түбәләреннән кар һәм боз төшүенә китерергә мөмкин, дип кисәтә ТР Гидрометүзәге.
Республиканың аерым районнарында күз күреме 1 000 метрга кадәр начарланачак, төнлә бозлавык көтелә. Төнлә җил тизлеге секундына 22 метрга җитәргә мөмкин.
Төнлә термометр баганасын -3-2, көндез 0-4 градус күрсәтәчәк. Синоптиклар шулай ук бозлавык һәм юлларда кар көртләре турында кисәтә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat