Татарстанның Актаныш районындагы М-7 автомобиль юлының 1144 километрында «KИА» автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, тизлекне арттырып, юл киртәсенә бәрелгән һәм «МАЗ» йөк машинасы каршына очкан.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «KИА»ның 4 яшьлек пассажиры алынган җәрәхәтләрдән «ашыгыч ярдәм» машинасында үлгән, тагын 3 кеше җәрәхәтләр алган.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat