Чүп эшкәртү комплексында яңа туган бала мәете табылган

Башкортстанның Мәләвез шәһәрендәге чүп эшкәртү комплексында яңа туган баланың гәүдәсен тапканнар. Баланың әнисе кем булуы ачыклнган, дип хәбәр итә Россиянең Башкортстан буенча тикшерү комитеты матбугат хезмәте.

Ведомство мәгълүматлары буенча, тикшерүчеләр бала табылган урынны карап чыкканнар һәм сабыйның үлү сәбәпләрен ачыклау өчен өчен суд-медицина экспертизасы үткәреләчәк.

«Тикшерүчеләр тарафыннан полиция хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән кичектергесез тикшерү-оператив чаралар нәтиҗәсендә баланың әнисе кем булуы ачыкланган,тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», — дип хәбәр ителә хәбәрдә.


Фикер өстәү