Коронавирус белән авыручыларга дару илтү өчен волонтерлар җыялар

Казанда яшәүчеләр коронавирус белән авыручыларга дарулар илтүче волонтерлар кирәк.

Көн саен шәһәрнең барлык районнарында эшләү өчен 70тән артык кеше кирәк. Бу хакта Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казанда 2020 елның ноябреннән амбулатор пациентларга дару препаратлары китерү эше оештырылды.18 яшьтән 60 яшькә кадәрге теләге булган һәркем волонтер була ала. Волонтерларга таләпләр: үзләрен яхшы хис итү, хәзерге вакытта авырмаулары һәм дарулар тарату өчен якынча 2 сәгать вакытлары булу, эш графигы һәркем өчен индивидуаль. Волонтер булырга теләге булганнар (843)237-51-51 телефоны аша тулырак мәгълүматны белә ала.

Хәзерге вакытта Казанда 13 волонтерлык штабы эшли. Штабларда бүгенге көндә автоволонтерларга ихтыяҗ зур.


Фикер өстәү