Аутизм белән авыручы малай сеңелесен тәрәзәдән ыргыткан

Мәскәүдә тикшерүчеләр яңа туган кызның үлеменнән соң җинаять эше кузгаттылар — 11 июль иртәсендә аның гәүдәсен торак йорт янында тапканнар. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының башкала буенча төп тикшерү идарәсе хәбәр итә.

«Әни кеше аш бүлмәсенә чыгып китә һәм сабый бала психик авыру белән интегүче 13 яшьлек абыйсы янында бүлмәдә кала», — дип сөйләделәр ведомствода.

Һәлакәт урынында тикшерүчеләр эшли, аерым алганда, сабыйның әти-әниләреннән һәм шаһитлардан сорау ала. Суд-медицина экспертизасы билгеләнде. Саксызлык аркасында үлем китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

ГМЧ мәгълүматлары буенча, 13 яшьлек малай аутизм белән авырган, ә һәлак булган кыз 3 июльдә генә туган. РЕН ТВ телеканалы кызның җиденче каттан егылганын ачыклый.


Фикер өстәү