Депутатлар республика Конституциясенә үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектын кабул итте

Парламент утырышында Дәүләт Советы депутатлары республика Конституциясенә үзгәрешләр кертүне күздә тоткан закон проектын кабул итте. Анда төбәк җитәкчесе вазыйфасының яңа атамасы – “Татарстан Республикасы башлыгы – Рәисе” дип тәкъдим ителгән.

Парламентның Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, Конституциягә үзгәрешләр кертү турында закон проекты комитет утырышында каралган. Аның әйтүенчә, документка төзәтмәләр алынмаган. Шуңа күрә комитет закон проектын хуплаган.


Фикер өстәү