Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Анастасия Исаева: «Рөстәм Миңнехановның авторитеты бернинди шик тудырмый»

Махсус хәрби операция шартларында Татарстан Президенты вазыйфасының атамасын үзгәртү безнең барыбызның да федераль үзәк һәм лидерыбыз тирәсендә берләшкәнебезне күрсәтә. Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Анастасия Исаева «ВТ» хәбәрчесе белән сөйләшү вакытында шулай дип белдерде.

«Депутатлар республикада яшәүчеләрнең фикерен җиткерүчеләр дә. Шундый тәкъдим китергән икән, бу җентекләп уйланылган, димәк. Махсус хәрби операция шартларында басым хакимиятнең бердәмлек принцибына бирелә һәм республика җитәкчелеге моны яхшы аңлый. Республиканың иң югары вазыйфаи затының атамасын үзгәртү, һичшиксез, көчле карар да, тышкы күзәтүчеләр өчен үзенә күрә бер сигнал да. Без исә барыбызның да федераль үзәк һәм лидерыбыз тирәсендә берләшүебезне күрсәттек», – диде Анастасия Исаева.

Анастасия Исаева әйтүенчә, Татарстан – күп кенә тармаклар буенча лидер төбәк санала. «Республикабыз Россиянең терәк-төбәге булып тора. Күп кенә тармаклар үсешенә өлеш кертә. Әйтик, дәүләтчелекне, оборона саклау өлкәләре, дисеңме. Әлбәттә, иң элек моның нигезендә система һәм дәүләт органнарының уңышлы корылган эше ята. Шуңа да, бу шартларда республиканы кем җитәкләве һәм аның ничек эшләве әһәмиятлерәк. Рөстәм Нургали улының исә авторитеты бернинди шик тудырмый», – дип сөйләде ул.


Фикер өстәү