18 май көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара музей көне

18 май көнне дөнья Халыкара музейлар көнен билгеләп уза.

Әлеге бәйрәм 1977 елда Халыкара музейлар советы утырышында раслана. Шул көннән алып 18 май – безнең планетаның һәрбер почмагындагы барлык музей һәм аңа килүчеләр өчен истәлекле көн. Зур һәм кечкенә музейлар бу көнне «ачык ишекләр көне», экскурсияләр, күргәзмәләр, концертлар оештырып, тантаналы рәвештә уздыра.

Безнең республикада 160тан артык музей һәм музей-тыюлык эшли. Ел саен аларда уртача миллион-миллион ярым тирәсе кеше була.

Россиядә Балтыйк флоты көне

1703 елның 18 маенда Нева елгасында Петр I җитәкчелегендә Преображенский һәм Семенов полклары солдатлары 30 шлюпкада шведларның ике хәрби судносын кулга төшерә. Балтыйк флотының туган көне шуннан башлана.

1704 елда исә кораблар төзү өчен Адмиралтействога нигез салына. Балтыйк флоты шул еллардан Россиянең төньяк-көнбатыш юнәлешендәге чикләрен саклый. 1700-1721 еллардагы Төньяк сугышта Балтыйк флоты Швеция флотын тар-мар итә. 1853-1856 еллардагы Кырым алышында да, соңрак, Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышында да Балтыйк флоты зур җиңүләргә ирешә.

Кырым татарларын депортацияләү корбаннарын искә алу көне

Сталин фәрманы буенча, 1944 елда 200 меңгә якын кырым татары, балалар, картлар һәм хатын-кызлар, ә сугыштан кайтканнан соң ирләр дә, мал йөртә торган вагоннарга төялеп, Үзәк Азиягә сөрелә. Юлда барганда һәм сөргеннең беренче елларында халыкның яртысы кырыла. Тик көчле рухлы милләтне сындыра, тамырын корыта алмыйлар. Кырым татарларлары үзләренең нахакка гаепләнгән булуын исбатлый ала. Милли активистлар 1989 елда СССР Югары Советында 1944 елгы депортацияне кырым татарларына каршы уздырылган геноцид дип танытуга ирешә. Шуннан соң гына аларга туган җирләре Кырымга кайтырга рөхсәт ителә башлый.

Беренче дисклы телефон

Бу көнне 1923 елда француз инженеры Антуан Барнай дисклы телефонына патент ала. Моңа кадәр кешеләр номер җыя алмый. Һәр аппарат диспетчерлык пункты белән тоташтырылган, шалтыратучы телефонистканы кирәкле абонент белән тоташтырырга сораган.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү