20 август тарихта ниләр белән хәтердә калды?

ДОСААФ
69 ел элек (1951) Армиягә, авиациягә һәм флотка булышлык итүче бөтенсоюз ирекле җәмгыять (СССР ДОСААФы) оештырыла. Аңа кадәр мондый җәмгыятьләр армиянеке (ДОСАРМ), авиациянеке (ДОСАВ), флотныкы (ДОСФЛОТ) аерым-аерым эшләп килә. Өчесен кушу нәтиҗәсендә ДОСААФ пәйда була. Бу оешманың максаты – совет гражданнары арасында хәрби белемнәрне пропагандалау.
14 яшьтән өлкәнрәк һәр гражданның ДОСААФка керергә хокукы була. 40 ел эчендә бу оешмада 20 миллионнан артык кеше техник белгечлекләр алып, квалификацияләрен күтәрә. Балалар-яшүсмерләр өчен 150 спорт һәм техник мәктәпләр эшли.
1991 елда ДОСААФның РСФСР территориясендә гамәлдә булган республика, край һәм өлкә оешмалары вәкилләре конференциясендә бу исемне РОСТОга (Россия оборона спорт-техник оешмасы) үзгәртү турында карар кабул итәләр. 2009 елда Россия Хөкүмәте карары белән җәмгыятькә тарихи ДОСААФ исеме кайтарыла.

Тарихи һөҗүм
76 ел элек (1944) Бөек Ватан сугышы барышында Яссы-Кишинев дип аталган стратегик һөҗүм операциясе башлана.
2 нче һәм 3 нче Украина фронты гаскәрләре Кара диңгез флоты һәм Дунай хәрби флотилиясе белән берлектә Молдавияне һәм Румыния территориясенең бер өлешен азат итәләр. Яссы һәм Кишинев янында немец-румын гаскәрләрен тар-мар итү Румыниядәге эчке сәяси вазгыятькә дә тәэсир итә. Илдә кискен борылыш була. Йона Антонеску хөкүмәте һәм генераллар кулга алына. Румыния, фашистлар блогыннан чыгып, Германиягә каршы сугыш игълан итә.
Яссы-Кишинев операциясе «Сталинның ун һөҗүме»ннән берсе була һәм дөнья тарихына кереп кала. 120 хәрби часть мактаулы исемнәргә лаек була. 149дан артык сугышчы һәм командир Советлар Союзы Герое исеме ала.
Бу операциядә совет гаскәрләре 67130 кешесен югалта. Немец һәм румын гаскәрләренең исә 135 кешесе үлә, 200 мең кешесе әсирлеккә төшә.

Кино дуслары
95 ел элек (1925) Совет кинематографиясе дуслары җәмгыяте оеша
Бу җәмгыять Революцион кинематография ассоциациясе һәм Наркомпросның Главполитпросвет инициативасы белән барлыкка килә. Максаты – киноны эшче һәм крестьян массаларыныа якынайту, шулай ук тамашачы аңындагы буржуаз идеологиягә каршы көрәш.
Җәмгыять фабрика һәм заводларда кино түгәрәкләре оештыра, илдә киносөючеләр хәрәкәтен барлыкка китерә. 1929 елда ул Совет кинематографиясе һәм фотографиясе дуслары җәмгыяте дип атала башлый. 1934 елда гамәлдән чыгарыла.

Петергоф фонтаннары
299 ел элек (1721) Петергофта фонтаннар һәм каскадлар эшли башлый.
Шәһәр янында мондый сарай салу Петр I идеясе була. Аның планнары буенча, Петергоф бер яктан затлылыгы буенча Франция Версаленнән калышмаска, икенче яктан Россиянең Балтыйк диңгезенә чыгу хокукын яулау өчен көрәштә җиңеп чыгуына һәйкәл булырга тиеш була. Резиденцияне 1711 елда төзи башлыйлар.
Василий Тулков җитәкчелегендә 20 км озынлыктагы суүткәргеч төзелә. 20 августта Петр I фонтаннарны тантаналы төстә ача. Соңрак «Дракон», «Лабиринт» фонтаннары, «Шахмат тавы» каскады ачыла.
Петергоф ансамблен төзү эше ике йөз елга сузыла. Бүген анда 10 музей һәм өч парк эшли. Югары һәм Түбән паркларда өч каскад һәм 173 фонтан белән хозурланырга мөмкин.

Беренче букварь
386 ел элек (1634) Мәскәүдә беренче букварь дөнья күрә. Василий Бурцев Россиядә беренчеләрдән булып дөньяви эчтәлектәге китаплар һәм дәреслекләр бастыра башлый.
Бурцев букваре үзенең затлылыгы һәм гадилеге белән аерылып тора. Хәрефләрне, иҗекләрне һәм китаптагы бүлек исемнәрен аерып күрсәтү максатыннан беренче тапкыр кызыл төс кулланыла. Ул чорда бу дәреслек Россиядә зур популярлык казана. Дүрт ел үткәч, Бурцев букварьны икенче тапкыр бастыра. Монысы инде рәсемнәр белән эшләнгән беренче рус азбукасы була. Бу дәреслек, 1694 елны Карион Истоминның букваре дөнья күргәнче, 60 ел кулланышта була.
Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү