31 гыйнвар тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Төп закон
98 ел элек (1924) беренче СССР Конституциясе кабул ителә.1922 елның декабрендә РСФСР, Украина, Белоруссия, Азербайҗан, Әрмәнстан, Грузия республикалары вәкиллекләре катнашында СССР һәм Союз Килешүе төзелү турындагы Декларациягә кул куела. 1924 елның 31 декабрендә Советларның II Бөтенсоюз корылтае бертавыштан яңа илнең беренче Конституциясен раслый. СССР ның Төп законы ике бүлектән тора: СССР төзелү турында Декларация һәм СССР төзелү турында Килешү. Анда гражданнарның хокуклары һәм бурычлары, җирле һәм идарә органнарына сайлау хокуклары күрсәтелми. Бу мәсьәләләр республика конституцияләре белән җайлана. 12 елдан соң «Сталин» конституциясе кабул ителә. 1978 елны «Брежнев» конституциясе үз көченә керә. Ул СССР да соңгы конституция була һәм ил таркалганчы гамәлдщн чыкмый.
Россия Федерациясенең Төп законы 1993 елның 12 декабрендә үткәрелгән референдумда кабул ителә. 32,9 миллион кеше тавыш бирә (бу – исемлеккә кертелгән халыкның 54,4 проценты).Төп Закон рәсми төстә 1993 елның 25 декабрендә үз көченә керә.

Радиокомитет
89 ел элек (1933) СССР Халык комиссарлары советы каршында радиофикация һәм радиотапшырулар буенча Бөтенсоюз комитет төзелә.
Беренче “Макдональдс”
29 ел элек (1990) Мәскәүнең Пушкин мәйданында СССР да беренче “Макдональдс” ачыла.Ресторанның беренче эш көнендә халык иртәнге 6 да җыела башлый. Мәскәүлеләр генә түгел, хәтта башка төбәкләрдән дә киләләр. Гамбургерны 1сум 50 тиенгә, ә Биг Макны 3 сум 75 тиенгә алырга була. Чагыштыру өчен: 1990 елда уртача хезмәт хакы 150 сум була. Ачылган көнне анда 30 мең кешегә хезмәт күрсәтелә. Бу көн челтәр тарихына рекорд буларак кереп кала. Бүген Россиядә 615 “Макдональдс” эшли.

“Кока-кола”
129 ел элек (1893) “Кока-кола”ның сәүдә билгесе теркәлә. Бу эчемлек 1886 елны Атлантада (АКШ) уйлап табыла. Ул кока яфраклары белән кола агачы чикләвекләреннән җитештерелә. Бүген бу эчемлек дөньяның 200 илендә сатыла.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү