«Омикрон» штаммын эләктергән кеше чирне берничә сәгатьтән соң башкаларга да йоктыруын ачыклаганнар

«Омикрон» штаммын эләктергән кеше инфекцияне берничә сәгатьтән соң ук башкаларга да йоктыра. Шул ук вакытта, вирусның башка штаммнарына моның өчен өч-дүрт көн вакыт кирәк. «Вектор» вирусология һәм биотехнологияләр фәнни үзәгенең Екатеринбург филиалы җитәкчесе Александр Семенов «Россия 1» телеканалы эфирында шулай дип белдерде.

«Иң начары шунда, бик тиз үрчү аркасында сез чирне йоктыру белән өч-дүрт көннән соң түгел, ә кичкә үк вирусны таратучыга әверелергә мөмкинсез», — дип искәртте белгеч.

Аның сүзләренчә, «омикрон» калган штаммнарга караганда организмнан тизрәк чыга да. Моның өчен җиде көнгә якын вакыт кирәк.


Фикер өстәү