Коронавирус белән авырып алу кешене яңа штаммнардан озакка сакламавын ачыклаганнар

Коронавирус күчергәннән соң иммунитет яңа штаммнарга каршы җитәрлек дәрәҗәдә көчле түгел.

Бустерлы дозалар белән үз вакытында ревакцинацияләү генә кешеләрне Covid-19 вирусыннан озакка саклый алачак, дип белдерде Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү үзәге башлыгы Александр Гинцбург.

«Бары вакцинация, өстәвенә, бустерлы вакцинация, ягъни Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының хәзер тәкъдим иткәне генә озак вакытлы иммунитет булдыру, озак яшәүче һәм вирусны нейтральләштерүче югары активлыкка ия булган хәтер күзәнәкләрен формалаштыру мөмкинлеге бирә», — диде үзәк башлыгы «Россия-24» телеканалы эфирында.

Ул авыручыларның иммунитеты «бик озак булмаган вакытка» формалашуын һәм коронавирусның килеп чыгуы ихтимал яңа мутацияләрен җиңә алмаячагын ассызыклады.

Хәзер дөньяда авырулар санының тиз артуы коронавирус Б.1.1.529 штаммы белән бәйле. Ул беренче тапкыр Ботсванада табыла һәм соңыннан грек хәрефе буенча «омикрон» дигән исем ала.

2 февральдә Россия Премьер-министры Михаил Мишустин омикрон-штаммның илнең барлык төбәкләрендә дә диярлек ачыклануын әйтте.


Фикер өстәү