Россиядә вакцинация турында ялган сертификат алучыларны фаш итәрдәй тест уйлап табылган

Безнең илдә вакцинация турында ялган сертификат алучыларны фаш итәрдәй тест уйлап табылган. Бу хакта Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология илкүләм-тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург хәбәр иткән.

“Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология илкүләм-тикшеренү үзәгендә канда Ad26 аденовирусы аксымына антитәнчекләрнең булу-булмавын күрсәтүче тест уйлап табылды. Ул кешенең COVID-19 инфекциясеннән вакцинация узу-узмавын белү мөмкинлеге бирәчәк”, – дигән Гинцбург “Известия” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә.
Аның әйтүенчә, үзәктә инде бер ай вакыт чамасы шундый анализлар үткәрелә.
“Үлем хәленә җиткән кайбер сырхаулар, чынында мин прививка ясатмаган идем шул, дип үкенә. Без, үзләре әйтүенчә, прививка ясатып та реанимациягә эләгүчеләрнең 80 процентында Ad26 аденовирусы аксымына антитәнчекләрне тапмыйбыз”, – дип аңлаткан Гинцбург.
Моңа кадәр Forbes хәбәр иткәнчә, Россиядә вакцинация узу турында ялган сертификатлар сату буенча белдерүләр саны җәйдәге белән чагыштырганда 20 тапкыр арткан.


Россиядә вакцинация турында ялган сертификат алучыларны фаш итәрдәй тест уйлап табылган” язмасына фикерләр

  1. Ник сон алар шундый куркыныч авыруларга дару уйлап тапмыйча, ерундой занимаются? Купме халык корона дан, рактан, инфаркт, инсульттан улэ, алар hаман да башларына шул вакцинаны кертеп утыртканнар да, бушка вакыт уткэреп, акча алып яталар. Эш курсэтэлэр инде узлэренчэ. Ничэ елдан бирле халык рактан кырыла, ник шуна эчлэре пошмый сон? Химиятерапия дип, ещё хуже ясап.

Фикер өстәү