Бәрәңге сугышы: кайчанга кадәр дәвам итәр?

Ел саен 6–7 сутый бәрәңге утырта идем. Үземә генә түгел, балаларга да җитә. Кыш буена базардан яки кибеттән сатып аласы түгел. Үзеңнеке тәмлерәк тә әле. Быел колорадо кортларыннан арыныйм дип, бәрәңге утыртмаган идем. Хәзер чын-чынлап үкенәм. Базыңда кыш буена җитәрлек бәрәңгең булу бөтенләй башка хәл икән.

Кибет бәрәңгесенең тәме дә башка, бәясе дә гел арта тора. Кайда ничектер, үзем яши торган Лаеш районы Олы Кабан авылы кибетендә бәрәңгенең килограммы берничә атна элек 28 сум иде, бүген 40–45 сумнан саталар.

Сентябрь урталарыннан башлап, атна саен башкаланың һәр районында уза торган ярминкәләрдә хәл катлаулана. Сентябрь аенда халык ташкын булып агыла иде. Аеруча Казанның Агросәнәгать паркы ярминкәсен үз итәләр. Әллә коронавирус куркытты, әллә кышлык запас тупланды, узган шимбәдә кеше азрак иде. Ит, кәбестә, кишер сатучы машиналар янында чират юк диярлек. Ә менә бәрәңгене сугыша-талаша диярлек алып бетерделәр. Баштарак атна саен 140–160 тонна бәрәңге сатылган булса, соңгы ярминкәләргә хуҗалыклар 270–300 тонна бәрәңге алып килде.

Дөрес, узган атналардан аермалы буларак, бәясе дә 23 сум түгел, 28 сумга күтәрелде.  Бераз соңгарак калганнарга икенче икмәкне 30–35 сумнан да алырга туры килде.

Шунысы гаҗәп: кәбестә, кишер, суган һәм башка төр яшелчәләрнең бәясе чагыштырмача тотрыклы булганда, ни өчен бәрәңге  бәясе атна саен арта? Югыйсә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, корылык нәтиҗәсендә бәрәңге көтелгәннән азрак булса да, республика халкы ихтыяҗын канәгатьләндерергә җитәрлек күләмдә җитештерелде.

Казанның Ямашев урамындагы ярминкәдә шәхси һәм фермер хуҗалыкларыннан килгән чагыштырмача арзан бәядән булганын  иртә таңнан ук этешә-төртешә алып бетергәннәр. Бәясе – сыйфатына һәм зурлыгына карап 30–35 сум. Казанның башка ярминкәләрендә, шул исәптән Киров районы Осиново бистәсендә дә шул ук хәл.

Югыйсә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярминкәдә катнашучыларга төрле ташламалар, хәтта юл чыгымнарын түләүне үз өстенә алган. Ярминкәдә сатыла торган продукцияләргә бәяне арттырмау бурычын да куйган иде. Хикмәт нәрсәдә?

– Хәтерегездәдер, елы-елы белән бәрәңгене кая куярга белмәгән чаклар булгалады. Килограммы 6–7 сум, хәтта аннан түбәнрәк вакытлар бар иде. Бәрәңге белән үзебезне генә түгел, тирә-як төбәкләрне дә тәэмин итә идек, – дип искә төшерде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков. – Әмма кереме кими барган саен, бәрәңгене күпләп үстерүче хуҗалыклар азая башлады. Биш-алты ел элек 80–100 мең гектар бәрәңге үстергән булсак, хәзер күпләп бәрәңге җитештерүче хуҗалыкларны бармак белән генә санарлык. Базар икътисады чорында хуҗалыкларга бәрәңгенең килограммын фәлән бәядән сатарга боерык биреп тә булмый.

Мондый хәлдән чыгу юлы бармы? Белгечләр әйтүенчә, корылыкның тискәре нәтиҗәсен киметү өчен, республикада сугарулы җирләрне арттыру буенча зур эшләр эшләнә. «Быел ук инде нәтиҗәсе сизелә», – ди министр урынбасары.

Аннан килеп, шәхси хуҗалыкларның мөмкинлеген дә күбрәк файдаланасы иде. Татарстанда 450 меңнән артык шәхси хуҗалык бар бит югыйсә. Әле кайчан гына республикада җитештерелгән бәрәңгенең 83  проценты шәхси һәм фермер хуҗалыклар өлеше иде. Соңгы елларда Казан ярминкәләрендә шәхси һәм фермер хуҗалыкларында җитештерелгән бәрәңге күләме ун тапкыр кимегән.

Утыздан артык район хуҗалыкларында бәрәңге җитештерүнең ни икәнен дә онытып баруларын исәпкә алганда, хәлләр, чыннан да, чаң сугарлык.

Камил Сәгъдәтшин

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 

 

 

 

 


Фикер өстәү