Йолдызнамә | 8 – 14 ноябрь

Кучкар (21.03 – 20.04) Планканы биеккә күтәреп, алсыз-ялсыз эшләгез, кочакка сыймастайны кочарга тырышыгыз. Шулай икән, бу атнада бик зур ыргылыш ясарга мөмкинсез. Хезмәтегезнең нәтиҗәсе шуның кадәр бәрәкәтле булып чыгачак: хәтта Яңа елга кадәр бармакка бармак сукмыйча утырырга мөмкин…

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Сәеррәк атна: иртән йокыдан көчкә торып китсәгез, кичен Җир йөзендәге иң бәхетле кешегә әйләнәчәксез. Ләкин шунысы бар: хәзер сезгә планнар корырга ярамый, чөнки алар көнләп түгел, сәгатьләп үзгәреп торачак. Атна ахырында акчалы булачаксыз.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Искиткеч уңышлы, иң кыю хыялларыгызны тормышка ашыру чоры. Кәеф-рухыгыз күтәренке булганлыктан, эшләрегез җырлап барачак. Көтмәгәндә генә үзегезгә бик кирәкле бер кеше белән танышып куярсыз. Катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм кулы сузачак ул.

Кысла (22.06 – 22.07) Юлыгызга аркылы төшкән кешеләрнең кемлеге ачылыр. Шуннан соң гына эшләрегез хутка китәр. Бу чор кызыклы очрашуларга бай. Кечкенә генә әйбер оту яки премия алу ихтималы бар. Әле тагын якыннарыгыз арасыннан берсе күңелле хәбәрләр белән сөендерер.

Арыслан (23.07 – 23.08) Бәрәкәтле, тыныч чор. Иң мөһиме – ашыкмаска, булганы белән канәгатьләнергә, теләгәннең һәммәсенә исәрләрчә омтылмаска. «Җиде кат үлчә, бер кат кис», «Ашыккан ашка пешкән», «Акыллы тауны урап узар» – бу атнада шушы мәкальләрне истә тотыгыз берүк.

Кыз (24.08 – 22.09) Үзегезгә зур бурычлар алырга туры килмәгәе: җаваплы вазыйфага күчерүләре бар. Шикләнеп калмагыз – сезнең кулдан киләчәк ул. Ял көннәрендә гаиләгезнең иминлегенә, бөтенлегенә уңай яктан тәэсир итәрдәй хәлләр булып алыр.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Бу чорда «якын кеше» гыйбарәсенең нинди тирән мәгънәгә ия булуын аңларсыз. Беренче булырга, барысын да узарга маташмагыз. Хәзер сезнең өчен иң мөһиме – әкрен генә, канәгатьлек хисе алып эшләү.

Чаян (24.10 – 22.11) Өйдә телевизор каналларын бүлешә алмау, үтүкләнмәгән кием-салым, чистартылмаган аяк киеме кебек вак-төяктән әз-мәз генә тавыш чыгып алырга мөмкин. Эшне зурга җибәрмичә, тавыш-гаугага фәлсәфи күзлектән карарга тырышыгыз. Шулай икән, дөньялар бик тиз тынычланачак.

Укчы (23.11 – 21.12) Үткәндәге хезмәтләрегез һәм тырышлыгыгыз тикмәгә генә булмас – башкарылган эшегезнең бик шәп нәтиҗәсен күрәчәксез. Сәламәтлегегез дә, тьфү-тьфү, тел-теш тидергесез. Гаиләгездә яңа планнар корып яшәү вакыты җитәчәк.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Бу чорны эшләрегезне тәртипкә салуга багышлагыз. Ниндидер зур иҗади үрләргә омтылуга караганда, үз җае белән бара торган эш өчен әйбәтрәк чор. Ял көннәрендә якыннарыгыздан шәп кенә бер сюрприз көтегез.

Сукояр (21.01 – 19.02) Бик уңайлы чор. Матди хәлегездә уңай үзгәрешләр булачак. Ләкин керемегезнең планлаштырылмаган чыгымнарга китү ихтималы да юк түгел. Чынбарлыктагы мөмкинлекләрегезне күрсәтү өчен бик әйбәт форсат чыгар.

Балык (20.02 – 20.03) Эшегездә авыр гына мәсьәләләрнең очына чыгып, матди хәлегезне ныгыту мөмкинлеге барлыкка килер. Изге күңелле, юмарт булуыгыз шәп кенә бер уңышка ирешүгә ярдәм итәр. Атна ахырында балаларыгыздан матур гына хәбәрләр килеп ирешер.


Фикер өстәү