Белгеч коронавируска антитәнчекләр күләмен үлчәүнең мәгънәсез эш булуын әйткән

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Владимир Чуланов фикеренчә, прививка ясату-ясатмауны антитәнчекләр күләменә карап хәл итү фәнгә каршы килә. Бу хакта РБК хәбәр итә.

Моңа кадәр Гамалея исемендәге үзәк башлыгы академик Александр Гинцбург һәм аның урынбасары – “Спутник V” вакцинасын уйлап табучылардан берсе Денис Логунов, антитәнчекләрнең 300 берәмлеге коронавирусның дельта-штаммыннан тулысынча саклый, дигән нәтиҗәгә килгән.

Вакцина уйлап табучылар эксперимент уздырган. Анда Мәскәүдә яшәүче 4 мең кеше катнашкан. Тикшеренүдән соң Логунов, 300 берәмлекне чирдән саклау өчен җитәрлек дип санарга мөмкин, дигән. Ләкин инфекциядән саклану өчен антитәнчекләрнең тәгаен күпме булырга тиешлеге бүгенгә барыбер төгәл генә билгеләнмәгән әле.

Сүз уңаеннан, кичә Гинцбург Россиянең COVID-19 инфекциясенә каршы көрәшү өчен уйлап табылган «Спутник V” вакцинасы турында, “омикрон” штаммына каршы көрәшү өчен яңартырга кирәк түгел, чөнки ул чирдән болай да бик яхшы саклый, дип белдергән.


Фикер өстәү