Татарстанда автобус белән кар чистарту машинасы бәрелгән: зыян күрүчеләр бар

Бүген иртәнге сигездә М7 трассасында Мамадыштан якынча 10 км ераклыкта җитди юл-транспорт һәлакәте булгган.

Чаллы – Казан рейс автобусы трассада кар чистартучы автомобильне куып җиткән һәм бәрелгән. Кар чистарта торган машина бәрелүдән юл читенә очкан.

Шаһитлар ким дигәндә биш зыян күрүе турында хәбәр итә. Хәзер юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү