Чаллыда банк хезмәткәрләре 25 миллион сум акча урлаган

Чаллы банкыннан 25 миллион сум урлаганнар .“Оешкан җинаятьчел төркем тарафыннан аеруча зур суммада акча үзләштерү һәм туздыру” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Интерфакс” мәгълүматларына караганда, банктан акча урлау 2021 елның 3-30 декабрь чорына туры килә. Угрылар акчаны үзләренең ихтыяҗларына тоткан. Тоткарланган ике кешегә читкә чыкмау таләбе белән җәза чарасы сайлап алынган.

Моңа кадәр Чаллы банкыннан акча урлау турында җирле массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткән иде. Аларның мәгълүматлары буенча, угрылар – ике хатын кыз хезмәткәр. Башлап йөрүчесе банкның иминлек хезмәтенә бирелгән.


Фикер өстәү