Татарстанда автобус белән җиңел машина бәрелгән мизгел видеога эләккән

Видеокүзәтү камерасына автобус белән җиңел машина бәрелешкән мизгел эләккән.

Республика Дәүләт автоинспекциясе кадрларында зәңгәр җиңел машинаның бер автомобильне узып китүе күренә. Тик ул юл кырыена бәрелә һәм читкә ыргылып, каршыга килүче вахта автобусы астына керә.

Коточкыч юл һәлакәте бүген тугызынчы яртыларда Алабугада булган. Шаһитләр сүзләренчә, җиңел машина белән кафе хезмәткәрләрен йөртә торган вахта автобусы бәрелгән. Җиңел машина йөртүче урында ук үлгән, автобустагы бер кеше зыян күреп, хастаханәгә озатылган.

 


Фикер өстәү