40 градуслы салкында 4 көн адашып йөргән ир исән калган

Ямал-Ненец автономияле округында яшәүче бер ир-ат 40 градуслы суыкта тундрада адашып йөргәнннән соң исән-сау табып ала, дип хәбәр итә «Ямалспас»эзләү-коткару отряды.

Ведомствода сөйләүләренчә, 6 гыйнварда Пуров районындагы Пякуто күле ягына киткән 66 яшьлек ирнең снегоходы ватылган. Ул коткаручыларны көтеп тормый һәм юлын билгесез юнәлештә чаңгыда дәвам итә. Аның белән элемтә өзелә.

Ир-атны «Ямалспас» ның тугыз хезмәткәре һәм «Лиза Алерт»ның өч волонтеры эзләгән. «Эзләүне һава торышы катлауландырды: буран һәм экстремаль түбән температура – 40 градуска кадәр салкын булды. Дүрт көн буе эзләү нәтиҗәсендә, ир-ат тундрада исән килеш табылды», — диелә хәбәрдә.
«Ямалспас» та билгеләп үтелгәнчә, аңа медицина ярдәме кирәк булмаган.


Фикер өстәү