Вузларга укырга керү баллы кимегән

Соңгы ун ел эчендә беренче тапкыр вузларның бюджет бүлегенә укырга керү баллы кимегән. Хәзер ул 70,3 баллны тәшкил итә. Бу 0,5кә азрак дигән сүз. Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев бердәм дәүләт имтиханнарындагы үзгәрешләргә сак карарга киңәш итә.

– Югары уку йортлары мәктәп фәннәре буенча чик баллны үзләре билгели ала, әмма ул Рособрнадзор билгеләгән баллдан ким булмаска тиеш, – ди Анзор Музаев. Имтиханнар камилләшүне укучылар, әти-әниләр борчылып кабул итә. Биремнәрнең күбесе тулы итеп җавап бирүне таләп итә. БДИ нәтиҗәсе дүрт елга яраклы.


Фикер өстәү