Татар баласына кая барасы: Республикада татар телле белгечләрне кайларда әзерлиләр?

Кичә Россиянең барлык югары уку йортларында кабул итү комиссияләре эшли башлады. Мәктәп бусагасыннан атлап чыгып, студент булырга әзерләнеп йөрүчеләрнең иң дулкынландыргыч көннәре җитте. Татарстанда татар телле белгечләрен кайларда әзерлиләр? Бюджет урыннары күпме? Без әнә шуларны белештек.

«Хәзер инде кайда барырга да белмим…»

Соңгы арада татар журналистлары, төгәлрәк әйткәндә, татар журналисты булырга хыялланучыларны борчу басты. Сер түгел, матбугатчыларның да күпчелеге киләчәк турында уйланырга мәҗбүр булды. Сәбәбе – быел КФУның Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә татар журналистлары өчен бюджет урыннарының бөтенләй (!) булмавы. Милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин сүзләренчә, быел читтән торып укучылар өчен генә 20 бюджет урыны каралган, көндезге уку бүлегенә керәм дисәң, елына 155 мең сум түлисе булачак. Кыскасы, татар журналисты булам дисәң, кесәң күңелең кебек киң булсын. «Магистратурада көндезге бүлектә – 10, читтән торып уку бүлегенә 5 бюджет урыны бар», – диде безгә Васил Гарифуллин.

Сүз уңаеннан, узган ел хәлләр күпкә яхшырак иде. 2022 елда татар журналистикасы (Яңа милли медиа чаралары) бүлегенә җиде бюджет урыны бүлеп бирелгән иде. Берсе дә буш калмады – җиде булачак журналист мәш килеп укып ята. Читтән торып уку бүлегендә дә бер студент бар. 11нче сыйныфны тәмамлаган Зилә Хәбибуллина да нәкъ менә шушы бүлеккә укырга керергә теләгән. «Шаян ТВ» балалар телеканалында эшләүче кыз, ничек кенә булса да, киләчәген журналистика белән бәйләргә тели.

– Татар журналистикасында бюджет бүлегенә студентлар җыймаячакларын БДИлар башланганчы ук белдем. Башта бик аптырадык инде. Минем көн саен дәресләргә йөреп, төркемдәшләрем белән очрашып, кыскасы, нәкъ менә көндезге уку бүлегендә укыйсым килгән иде. Хәзер инде күңелем тынычланды. Шушы ук бүлектә читтән торып уку юнәлешен карыйбыз. Алай да була бит. Эшләргә, тагын да күбрәк проектларга алынырга мөмкинлегем булачак. Иң мөһиме – кабул итсеннәр, – диде ул безгә. – Күпләр югары уку йорты сайлауны киләчәк тормышны сайлау дип кабул итә. Мин моның белән килешмим. Уку йортын сайлауга җиңелрәк карыйм.

Нурлат районының Колбай-Мораса мәктәбен тәмамлаучы Әлфинә Хисамова да татар журналисты булырга хыяллана. «Бюджет урыннары юк икән шул. Хәзер инде кая барырга да белмим», – диде булачак студент. Сүз уңаеннан, Әлфинә – татар теленнән бердәм республика имтиханын тапшырган сигез укучының берсе.

Бер җирдә ишекләр ябылса…

…икенче җирдә, киресенчә, яңадан ачыла әнә. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында быел билингваль төркем җыячаклар. Университетның мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Илфак Вилданов сүзләренчә, ике телле белгечләр әзерләү – бүген аеруча актуаль.

Сан

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, 2023–2024 уку елына республика югары уку йортларында барлыгы 21102 бюджет урыны бүлеп бирелгән.

– Ике телдә – татар һәм рус телләрендә укытачакбыз. 20ләп урын бар. Абитуриентларны районнардан максатчан уку (целевой. – Авт.) программасы буенча кабул итәргә җыенабыз, – дип аңлатты ул. – Университетта татар төркемен заманында татар мәктәпләреннән килгән балаларга русча уку авыр булгач ачкан идек. БДИны рус телендә тапшыргач, хәзерге татар балаларына русча уку бер дә авыр түгел. Шулай да, ике телле белгеч көндәшләреннән бер баш өстен була. Бүген бу аеруча актуаль. Мондый төркемдә укуның зур өстенлеге әнә шул инде.

Җитәрме, юкмы?

Татарстанда татар телле белгечләрне әзерли торган төп уку йорты – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты. Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов әйтүенчә, быел, нәкъ узган елгы кебек үк, ике төркем җыячаклар.

– Беренче төркем – татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучылары. Алар өчен 25 бюджет урыны бар. Филологлар әзерли торган, ягъни татар теле, әдәбияты һәм журналистика бүлегендә 20 бюджет урыны каралган. Болар – бакалаврлар өчен. Магистрлар өчен 13 бюджет урыны бар, – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

Моннан тыш, рус, татар һәм инглиз телләрен белүче полилингваль белгечләр әзерли торган махсус биш төркем җыячаклар. Барысы бергә 125 кеше өчен урын бар. «Студентларны максатчан уку буенча кабул итәчәкбез. Алар ай саен 15 мең сум стипендия алып укыячак», – диде Рамил Мирзаһитов.

Балтач районының Куныр мәктәбен тәмамлаучы Зилия Юнысова нәкъ менә шушы институтка укырга кереп, татар теле укытучысы булырга хыяллана. «Татар теленнән БРИны да махсус шуның өчен сайладым», – диде ул.

Моннан тыш, татар телле белгечләрне КФУның Алабуга институтында да әзерлиләр. Инглиз теле, туган (татар) тел һәм әдәбият бүлегендә быел 20 бюджет урыны бар. Чаллы дәүләт педагогика университетында да филология факультетының рус теле, туган (татар) тел һәм әдәбият бүлегендә 15 бюджет урыны әзерләп куйганнар.

Лилия Гыймазова

 

 


Фикер өстәү