Рөстәм Миңнеханов Росгвардия академия җыр һәм бию ансамбле концертын карады

Бүген Казанда Салих Сәйдәш исемендәге ДЗКЗда Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең академия җыр һәм бию ансамбле концерты узды. Концертны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов карады.

Росгвардия академия ансамбленең юбилей хәйрия концерт турлары Татарстанда 15-20 июньдә уза. Ул иҗат коллективының 50 еллыгына багышлана. Элегрәк ансамбль яңа программа белән Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләрендә уңышлы чыгыш ясаган.

Иҗат коллективының сәнгать җитәкчесе Виктор Елисеев Татарстанга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Росгвардия ансамбле республикада беренче тапкыр түгел һәм биредә һәрвакыт  бик теләп чыгыш ясый.

Чара кысаларында Рөстәм Миңнеханов ансамбль җитәкчесе Виктор Елисеевка һәм РФ Оборона министрлыгының Генераль инспекторы, Хәрби фәннәр академиясе вице-президенты Валерий Барановка ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә медальләр тапшырды.

Белешмә өчен:

РФ Милли гвардиясе гаскәрләренең академия җыр һәм бию ансамбле — Россиядә музыка һәм хореография сәнгатенең иң эре армия коллективларының берсе. 1973 елда төзелгән. Иҗади эшчәнлеге вакытында коллектив 39 концерт программасы әзерләгән, 8 000нән артык концерт биргән. Коллективның утыз әйдәп баручы артистына Россия Федерациясенең мактаулы исемнәре бирелгән.


Фикер өстәү