Казанның авиация заводы елына ун Ту-214 очкычы чыгара башлаячаклар

2025 елга Казанның авиация заводы елына ун Ту-214 очкычы чыгара башлаячак. Бу хакта “ТАСС” агентлыгына биргән әңгәмәсендә Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе җитәкчесе Юрий Слюсарь хәбәр иткән.

Аның сүзләреннән аңлашылганча, алга таба заводта  елына 20шәр үк очкыч төзергә җыеналар. “Казан авиазаводы техник яктан тулысынча җиһазландырылачак”, – дип белдергән Юрий Слюсарь.

Заводта елына унышар, аннары егермешәр очкыч җитештерелә башлаячагын моңа кадәр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та хәбәр иткән иде. Моның өчен заводның станоклар паркын яңартырга, яңа җиһазлар сатып алып алырга җыеналар.

 


Фикер өстәү