Рөстәм Миңнеханов Борис Тихомировка барельеф ачуда катнашты

Бүген Казанда Казан Гипронииавиапром җитәкчесе Борис Тихомировка барельеф ачтылар.

Барельеф Дементьев ур., 1 адресы буенча Гипронииавиапром бинасында урнаштырылган.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров, «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» ГАҖ генераль директоры Юрий Слюсарь, «Технодинамика» АҖ генераль директоры Игорь Насенков, предприятие ветераннары катнашты.

Борис Тихомиров предприятиедә 50 ел эшләгән, бирегә 1970 елда студент эскәмиясеннән килгән.

Барельефны ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Борис Тихомиров – үзе турында якты эз калдырган уникаль кеше булган. «Мин аны шәхсән белә идем һәм бик хөрмәт итәм, — диде Рөстәм Миңнеханов. – Ул үз Республикасының, үз иленең патриоты иде. Аның эше яшәячәк».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Борис Тихомировның Казан Гипронииавиапром бинасында барельеф урнаштыру инициативасы белән чыккан хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде.

Олег Бочаров, шулай ук барельеф Борис Тихомиров турындагы истәлекне саклап калу мөмкинлеге бирә, дип ассызыклады.

Юрий Слюсарь искә төшергәнчә, Тихомиров – эшенә бөтен гомерен биргән кеше. Ул ассызыклаганча, Тихомиров ярдәме белән институт Советлардан соң куәтле предприятие буларак сакланып калган.

Барельефны ачканнан соң чарада катнашучылар, предприятие ветераннары аңа чәчәкләр салдылар.


Фикер өстәү