Татарстан җитәкчелеге Борис Тихомиров вафат булу сәбәпле, кайгы уртаклашты

Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды.
Сәнәгать объектларын проектлау өлкәсендә күренекле җитәкче, озак еллар буе «Казан Гипронииавиапром» предприятиесенә җитәкчелек иткән Тихомиров Борис Иванович 11 июль көнне 75 нче яшендә арабыздан мәңгегә китте.

Борис Тихомиров 1946 елның 8 маенда Коми АССР Кожвинск районы, Абезь бистәсендә дөньяга килә. 1970 елда Мәскәүнең Ленин орденлы энергетика институтын тәмамлап, «Электр белән хәрәкәткә китерү һәм сәнәгать җайланмаларын автоматлаштыру» белгечлеге ала.
Борис Иванович үзенең хезмәт эшчәнлеген 1970 елның апрелендә «Казан Гипронииавиапром» предприятиесендә инженер буларак башлап җибәрә. Биредә озак еллар дәвамында төрле вазифаларны били, 1988 елда предприятиегә җитәкче итеп билгеләнә.
«Казан Гипронииавиапром» аның җитәкчелегендә Россиянең әйдәп баручы проект фәнни-тикшеренү институтларының берсенә әйләнә. Проектлар сыйфатына заманча менеджмент системасы, алдынгы техник һәм архитектура объектларын проектлау, даими рәвештә эшнең яңа юнәлешләрен үзләштерүгә омтылу – республика һәм ил сәнәгатенең төрле тармакларында, икътисади, социаль-мәдәни өлкәләрдә иң катлаулы, иң әһәмиятле проектларны «Казан Гипронииавиапром» предприятиесенә ышанып тапшыру сәбәпләреннән берничәсе генә әле бу.
Б. Тихомировның турыдан-туры җитәкчелегендә Казан вертолет заводында Ми-17, Ми-38, «Ансат» вертолетлары, Воронеж, Ульяновск һәм Казан авиация заводларында Ил-76МД-90А авыр хәрби-транспорт самолеты, җиңел хәрби-транспорт вертолеты (ЛВТС), Ту-214 базасында махсус самолетлар производстволарын төзү, реконструкцияләү, техник яктан үзгәртеп кору өчен проект документлары булдырылды.
Б.Тихомировның югары технологияләр индустриясен үстерүгә керткән өлеше дә гаять зур. Институт проектлары буенча Казанда «Идея» инновацион-производство технопаркы һәм IT-парк, «Иннополис» һәм «Алабуга» махсус икътисади зоналарның кайбер объектлары, 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасының иң мөһим спорт корылмалары калкып чыкты.
Б.Тихомиров тыйнаклыгы, үзенә һәм үз буйсынуындагыларга карата югары таләпчәнлеге, җитәкче буларак, социаль җаваплылыкны аңлау дәрәҗәсе, кешеләргә карата игътибарлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәте белән аерылып торды. Ул хәйриячелектә дә актив катнашты. Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, инвалидлар, хәйриячелек фондлары аның даими игътибар үзәгендә булды.
Б.Тихомировның күпеллык нәтиҗәле хезмәте һәм илнең төрле тармакларын үстерүгә керткән өлеше югары дәрәҗәдәге бүләкләр белән билгеләнде. Алар арасыннан – «Ватан алдындагы казанышлар өчен» I һәм II дәрәҗә ордены медальләре, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале, «Фидакарь хезмәт өчен» һәм «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре. Шулай ук «ТАССРның атказанган машина төзүчесе» һәм «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исемнәргә лаек булды.
Борис Иванович Тихомировның – югары дәрәҗәдәге профессионал һәм кыю новаторның якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр.

Р.Н. Миңнеханов, М.Ш. Шәймиев, Ф.Х. Мөхәммәтшин, А.В. Песошин, Ә.Ә.Сәфәров, А.Ә. Кәримов, Ф.М. Хәнифов, И.Р. Метшин, А.П. Лаврентьев, А.М. Пахомов


Фикер өстәү