«Әтием туйганчы икмәк ашарга, рәтле аяк киеме кияргә, күп итеп шикәр салып, чәй эчәргә хыялланды»

Әти-әни, исән-үлгәнме, – барыбер, иң кадерле кешеләр. Кеше ничә яшьтә булуына карамастан. Аларны иң җылы хисләр белән искә аладыр.

Кайчандыр күршеләр булып яшәгән, бүген сиксәненче яше белән барган Бибинур апа Фәттахова да әтисе Садыйков Сәлахетдин Садыйк улы турында сөйләргә ярата. Тыңлаучысы гына булсын. Ә андый кеше – мин.
– Әтием 1892 елда Алабуга районының Иске Юраш авылында туган, – дип башлый ул хикәясен. Аннан шкафтан аның зурайтылган фотосын алып килә. – Менә нинди матур кеше булган әтием. Үтә дә кешелекле, йомшак күңелле, алтын куллы балта остасы иде.
Бибинур апа әтисен искә алганда, күз яшьләрен тыймый, алар аның бит алмаларын яндырып, ага да ага.
– Икебезнең дә язмыш ачы булды. Әтием туйганчы икмәк ашарга, рәтле аяк киеме кияргә, күп итеп шикәр салып, чәй эчәргә хыялланды. Карт кыз булып кияүгә чыктым, ләкин иремнән уңмадым. Беренче улым яше тулмаган килеш үлде, кызымны унсигез яшендә үтерделәр. Елаудан сукыр калырмын дип курыктым. Аллаһыга шөкер, бүгенге тормышым имин, – ди ул һәм сүзне кабат әтисенә күчерә: – 1914 елны 22 яшьлек сөлек кебек төз гәүдәле, озын буйлы, чибәр егетне – әтиемне – беренче Гражданнар сугышына алалар. Биш ел сугыш эчендә кайный ул.
Әти исән чакта мин сабый бала булганмын, шуңа да аның турындагы истәлекләрем апамнар, әни сөйләгәннәрдән тупланды.
Әти яшьтән үк скрипкада уйнарга өйрәнгән, Гражданнар сугышына киткәндә аны үзе белән ала. Шушы таланты аны үлемнән саклап калган. Әсирлеккә төшә ул. Тентү вакытында әтинең скрипкасын кулдан-кулга күчереп, яшереп калалар. Авыр хезмәт көненнән соң, әти авыл көйләрен уйный торган була. Аеруча «Баламишкин»ны яраткан. Ачлыктан интексә дә, скрипкасыннан аерылмый. Беркөнне аның уйнавын ике яшүсмер ишетеп ала һәм таң калып тыңлыйлар. Әти янына килеп, үзләренә дә шундый скрипка ясавын үтенәләр. Әти аларга нәрсәләр кирәк булуын әйткән. Моның өчен егетләр аңа ашарга алып килергә тиеш булган. Скрипка әзер булгач, ул аларны уйнарга да өйрәтә. Шулай итеп, әти һәм аның якын дуслары әсирлектә исән кала. Аларны кемнәр азат иткәндер, әйтә алмыйм, ләкин авылына әйләнеп кайтканда аңа 29 яшь була. Ул әнигә өйләнә, бер-бер артлы балалары туа. Исән калган балалары – Миңсылу, Сания, Мәскүрә апалар, Мулланур абый һәм мин. Абый өченче класска күчкән елны ачлыктан шешенеп үлде. Бигрәкләр дә матур иде ул: кара күзле һәм чем кара чәчле, озын буйлы. Нишлисең, язмышыдыр, тормыш җиңел булмаган шул.
1941 елда 49 яшьлек әтине кабат сугышка алалар. Мин 4 айлык булып калганмын. Олы апама – 18 яшь, хисапчы булып эшли. Ә бит ул укытучылыкка укый башлаган, ләкин акча булмау сәбәпле, аны тәмамлый алмаган. Шул хәтердә: апа кайтканын күрсәм, каршына йөгерәм һәм: «Түтәй кайта, ипи апкайта», – дип кычкырам. Ул сары ипинең бер почмагын китеп, кулыма тоттыра. Аның тәмлелеге!
Әтидән хат килгән көн – зур бәйрәм. Әни, апалар хатны зарыгып көтә, кат-кат укыйлар.
Әти өч ел сугышта була, янында гына снаряд шартлап, бер аягының итен йолкып, һавага чөя. Әти окопка егылып төшә, шул вакыт ерак түгел генә тагын бер снаряд шартлый. Икенче көнне әтине санитарлар табып ала һәм госпитальгә озаталар. Ике ел ауный әти госпиталь койкасында. Сугышка яраксыз булса да, аны кайтармыйлар, «Утырып булса да эшләрсең», – дип, кирза итекләр тегә торган фабрикага юллыйлар.
1947 ел. Хәбәр алдык: әти исән! Нинди зур шатлык! Миңа – алты яшь. Әти шулкадәр ябык иде, аягында көч-хәл белән басып тора кебек. Авызында тешләре булмавы истә.
Әти еш кына өйдәгеләргә Гражданнар сугышы вакытында әсирлектә күргәннәрен елый-елый сөйли иде. Берничә километр озынлыктагы тирән траншеяга үлгән солдатларны ташлап, яндырганнар.
Әтием мине аеруча нык яратты. Аның тәне гел яралардан гына тора кебек иде. Мине алдына утырткач, шул яра җөйләрен сыпырам һәм: «Авыртмыймы, әтием, авыртмыймы?» – дип сорыйм. Әти: «Юк, кызым, авыртмый, бер дә борчылма», – дип мине кочагына кыса. Бу минутларда миннән дә бәхетле кеше булмагандыр!
1954 ел, март. Әти вафат. Мин, табаны тишек итегемә кар тулганын да сизми, елый-елый зиратка йөгерәм. Бүген шушы картина күз алдына килеп баса да тагын елыйм. И, бәгърем, аягыннан чабата төшмәде, чәй эчәргә шикәр дә юк иде бит. Әмма әти үтә дә юмарт иде. Кем генә керсә дә, әнигә чәй хәстәрләргә һәм булганын өстәлгә чыгарырга куша. Аның хезмәттәшләре килгәли иде. Ул скрипкада уйный. Аннан мине тезенә утыртып: «Зәңгәр күзле кызым», – дип башымнан сыйпый. Миңа шул җитә, җырлап җибәрәм.
Елын төгәл хәтерләмим, әллә 1955, әллә 1956 ел: авылга артистлар килде. Менә сәхнәгә Заһит Хәбибуллин чыкты һәм скрипкада «Баламишкин»ны уйный башлады. Тамакка төер утырды, күзләрем яшь пәрдәсе белән капланды. Ахырына кадәр тыңлап бетерә алмыйча: «Бу бит әтием уйный торган «Баламишкин»! – дип кычкырып елап җибәрдем һәм клубтан чыгып йөгердем.
Әтинең орден-медальләре бар иде. Кызганыч, берсе дә сакланмаган, шулай ук хатларын да югалттык. Инде апаларым да үлде, ялгызым калдым. Аллаһыга мең рәхмәтле булып яшим: ялгыз түгелмен – балам, оныкларым бар; «Туйганчы ипи ашар идем», – дип тилмереп яшәдем – бүген өстәлем тулы ризык; Түбән Камага күчеп килгәч, кеше почмагында, аннан салкын баракта иза чиктек – хәзерге фатирымны оҗмахка тиңлим; «Шин» заводында авыр хезмәттә эшләсәм дә, пенсиям аз, ләкин шуңа шөкер итеп, намазлыгымда, Аллаһым каршына басып, әрвахларга дога кылам – бу да Раббыбыз биргән чиксез нигъмәт бит. Шуларга өстәп, син булганга сөенәм, – дип, Бибинур апа аркамнан сөя.
Ялларымда янына барырга, йорт эшләрендә ярдәм итәргә тырышам. Йөзеннән нур бөркеп торучы Бибинур апам еракта яшәүче әниемне хәтерләтә.

 

Нурисә ГАБДУЛЛИНА


Фикер өстәү