Рөстәм Миңнеханов: «Һәр предприятие вакытында ярдәм алырга тиеш»

Чарасы булганда, файдаланасы, тотрыклы эшләүне тәэмин итәсе. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика сәнәгатен үстерү буенча киңәшмә уздырды. Чара Казан дары заводында үтте.

Киңәшмә алдыннан Рөстәм Миңнеханов дары заводының укыту үзәге эше белән танышты. Әлеге үзәк заманча җиһазлар һәм махсус тренажерлар белән тәэмин ителгән. 2021 елда биредә 2011 кеше белем алган. Шул исәптән тармакның башка предприятиеләре хезмәткәрләре дә.

– Хәзергә төп максат – предприятиеләрнең тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итү һәм үстерү, – диде Татарстан Президенты утырышта. – Предприятиеләр икътисади һәм чикләү шартларында эшләргә мәҗбүр. Федераль һәм республика дәрәҗәсендә икътисадның реаль секторына ярдәм итү буенча кайбер чаралар кабул ителде. Аларны системалы рәвештә җиткерергә кирәк. Һәр предприятие вакытында ярдәм алырга тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта республиканың система булдыручы предприятиеләренең 15е генә ташламалы кредиттан файдалану өчен гариза тапшырган.

Тагын бер мөһим юнәлеш – хезмәт коллективларын саклау. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бигрәк тә оста белгечләрне эштә калдыру кирәк. Бу җәһәттән хәлләр зарланырлык түгел дип ышандыралар. Рөстәм Миңнеханов завод-предприятие җитәкчелеген ярдәм итү чараларыннан файдаланырга чакырды. Татарстан Президенты импортны алмаштыру һәм кооперация сорауларына да игътибар итте.

– Җитештерүчеләргә яңа кооперация элемтәләре урнаштыруда ярдәм итәргә кирәк. Татарстанда импортны алыштыручы сәнәгать үрнәкләренең яхшы мисаллары бар инде, – диде Рөстәм Миңнеханов һәм бу җәһәттән «Түбән Кама Нефтехим», Менделеевскидагы заводны телгә алды.

Президент башка илләр белән мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләсен дә күтәрде. Аерым алганда, сүз илнең бүтән төбәкләре һәм ЕврАЗЭС илләре (Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан һәм башкалар) турында барды.

Утырыш вакытында Рөстәм Миңнеханов күтәргән тагын бер мөһим мәсьәлә төбәктә конструкторлык бюроларын торгызу һәм фәнни мәктәпләр белән хезмәттәшлек турында булды. Президент ассызыклаганча, яңа проектларны тормышка ашыру өчен кирәк алар.

Утырыш ахырында Татарстан Президенты 14 предприятиегә «Хезмәт батырлыгы предприятиесе. 1941–1945 еллар» дигән мактаулы исем тапшырды.

– Илебез тарихында катлаулы чорлар булды. Без һәрвакыт куелган максатларга ирештек. Бөек Ватан сугышы елларында илебез Җиңүенә безнең сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре дә зур өлеш кертте. Хезмәт батырлыгы һәм фидакарьлеге традицияләре хәзер дә, киләчәктә дә яшь буынга тапшырылыр дип ышанам, – диде Рөстәм Миңнеханов бүләк ияләрен котлаганда.

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү