Җырчы Илназ Минвәлиевның хатыны: «Баланы кызганмаска кирәк»

Ул башкалар кебек түгел. Әти-әнисе аның диагнозын күптән оныткан. Бар эшне булдыра ул. Кирәк икән, карын көри, утынын кисә, суын ташый. Хәтта әнисенә кызлар эшендә дә булыша. Сүзебез Алмаз Минвәлиев турында.

– Мин улымның авыру буласын күңелем белән тойдым. Аллаһы Тәгалә сиздергәндер инде, – ди Алмазның әнисе Динара. – Кияүгә чыгып, авырга узгач та, кулыма Даун синдромлы балалар турында язылган журнал килеп керде. Ул чакта артык игътибар итмәдем. Мондый балалар да була икән, дидем. Хастаханәдә сакланып ятканда да шәфкать туташы никтер миңа үзенең Даун диагнозлы энесе турында сөйләде. Ә соңрак әллә нинди сәер төшләр күрдем. Янәсе, мин бала түгел, башка җанварга охшаган әйбер табам икән. Тик барыбер яхшыга өметләндем.

Динара Алмазын үз вакытында таба. Табиблар баланың авыру икәнен шундук әйтәләр. Әле син яшь, дип, авыру баласын калдырып чыгарга киңәш итүчеләр дә табыла. Алмазны башка бүлеккә күчереп, Динараны өенә кайтаралар. Ул китапханәгә барып, авыру хакында мәгълүмат туплый башлый. Ә күңеле белән баласының хастаханәдән чыгуын көтә. Хәл белергә килгән әнисе дә Динарага авыру баланы хастаханәдә калдырырга киңәш бирә. Әмма хастаханәгә барып, оныгын күргәч, әби фикере үзгәрә: «Кояш» малайны ташламыйбыз!

– Мин авыру хакында өйрәнгәч, үземне кулга алдым. Алмазны өйгә алып кайтып тәрбияли башлагач, җаваплылык артты. Ә ике айдан кабат балага узуымны белдем. Табибларның коты очты: монысы да авыру булачак! Аларны тыңламадым да. Ничек тә Алмазга игътибарны киметмәскә! Бар уем әнә шул булды, – ди Динара.

Минвәлиевләр Алмазны табибларга гына түгел, дәвалаучы әбиләргә дә күп йөртә. Мари Илендә яшәүче әби балага массаж ясый, Динарага да шуны өйрәтә.

– Әби безгә, балагызның гомере кыска булачак, Ходайдан сорагыз, догалар укыгыз, ул сезне ишетер, дип киңәш бирде. Мин гел сорадым. Улымны яшәтәсем килде. Догаларым кабул булды. Табиблар йөри алмас, озак яшәмәс дисә дә, Алмаз, шөкер, тәпи дә китте, сөйләшергә дә өйрәнде. Салават белән бергә үсте алар. Икесен тигез күрдем, – ди Динара.

Алмазга дүрт яшь чагында циркка бара алар. Шунда аренага роликта йөрүче аю баласы чыга. Илназ карап-карап тора да, аюны өйрәткәнне, без бу баланы өйрәтә алмабызмы, ди. Шул сүз җитә кала. Динара улын әкренләп эшкә тарта. Башта вак-төяк йомышлар куша. Аннары инде зур эшләрне ышанып тапшыра башлыйлар.

– Ул гел минем янымда. Салават үсеп җиткәч, Ильясымны таптым. Алмазга тагын иптәш булды. Үзе белән сөйләшеп, аңлатып тордым. Бакчага чыксам, Алмазны ияртәм. Бөтен эшне күреп өйрәнде. Энеләре эшли, ул да килеп кушыла. Ялкауланып тормый ул. Киресенчә, чишмәгә барсак та, мин барыйм әле, ди. Кызлар эшен дә белә. Идәннәрне ялт итеп юып куя. Алмаз бар эшне яратып эшли. Әле эш кушканга рәхмәт тә әйтә, – ди Динара. – Улыбыз укырга яратты. Мәктәптә  чигәргә өйрәттеләр. Хәзер дә бу эшен яратып башкара. Әкренләп велосипедта, тимер аякта, чаңгыда йөрергә өйрәнде. Бик оста  йөзә. Кыскасы, Алмаз алдында киртәләр юк. Ул үзе теләп, баянда уйный башлады. Аны күреп, әтисе дә шаккатты. Илназ белән киңәшләштек тә, музыка мәктәбенә бардык. Укытучысы, әгәр укый белә икән, баянда уйнарга өйрәнәчәк, диде. Шулай итеп, музыка мәктәбен дә тәмамладык.

Алмаз атта та йөрергә өйрәнгән. Җәйләрен бик яратып җиләк җыя икән. Компьютер белән дә дуслашкан. Әллә нинди уеннар белә, ди әнисе. Газетадагы кроссвордларны да чишеп куя икән.

– Баланы кызганмаска кирәк. Минем күңелем тыныч. Улыбыз бер үзе генә калган очракта да, тормыш итәргә әзер.  Ашарга пешерергә өйрәттем. Аш та пешерә, йомырка да кыздыра. Газны да үзе кабызырга өйрәнде. Ишекне бикләп, утларны сүндереп чыгасын белә. Тик түләү эшләрен башкара алмый. Яше 23тә булса да, акылы 8 яшьлек баланыкы кебек шул аның. Шөкер, тормышта таянырлык энеләре бар, – ди Динара. – Алмазыбыз – өебезнең нуры, «кояшы». Күңеле изге аның. Барлык туганнары өчен өзелеп тора.

Гаилә башлыгы, җырчы Илназ Минвәлиев тә, баланы хезмәт белән тәрбияләргә кирәк, дигән фикердә.

– Әлегә кадәр эшләп үскән баланың бозылганы юк. Өч балабызга да бер төрле  тәрбия бирдек. Безнең өйдә Алмазның диагнозы онытылды инде. Ул да энеләреннән бер җире белән дә ким түгел, – ди әтисе.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү