2027 елдан Казанда елына 20 ТУ-214 очкычы җитештерергә җыеналар

2027 елдан Казанда елына 20 ТУ-214 очкычы җитештерергә җыеналар. Бу хакта Россия Хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустин әйтте.

Премьер-министр сүзләренә караганда, ТУ-214 очкычлары ышанычлылыгы ягыннан шик уятмый. Чит ил продукциясеннән баш тарту шартларында җитештерү куәтләрен арттыру мөһим, дигән фикер әйтте ул. «Без 2025 елдан елына ун очкыч җитештерү куәтенә чыгарга тиеш. Казан авиация заводы әлеге бурычны үти алачак дип ышанам. Моның өчен ил Хөкүмәтеннән 41,8 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк», — диде Михаил Мишустин.

Илдә җитештерелгән очкычларга ихтыяҗ исә тагын да зуррак. Шуңа күрә Михаил Мишустин 2027 елда җитештерү куәтен елына 20 очкычка кадәр җиткерү бурычын куйды.


Фикер өстәү