Казанда ТУ-214 очкычларын күпләп җитештерү өчен 41,8 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк

Казанда ТУ-214 очкычларын күпләп җитештерүне җайга салу өчен ил Хөкүмәтеннән 41,8 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк.

Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Казанга эш сәфәре барышында әйтте.
«ТУ-214не серияле җитештерүне җайга салу мөһим. Без 2025 елдан елына ун очкыч җитештерү куәтенә чыгарга тиеш. Казан авиация заводы әлеге бурычны үти алачак дип ышанам. Моның өчен ил Хөкүмәтеннән 41,8 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк.

Әлеге акча шул исәптән заводны технологик яңарту, биналар төзү һәм төзекләндерүгә тотылачак. Алай гына да түгел, безнең алда сәнәгать мөмкинлекләрен елына 20 очкыч җитештерүгә кадәр җиткерү күздә тотыла», — диде Россия Хөкүмәте җитәкчесе.


Фикер өстәү