24 июньдә «BAZZAR» төнге клубында «My life… My rules» сериясе кысаларында Сабантуй перформансы узачак. Чара Казан шәһәре Сабан туе көненә туры килә.
Профсоюз урамының нәкъ уртасында чын татар бәйрәме – халык биюләре, баянчылар, бәйгеләр һәм шашлык зонасы булачак. Чара кунакларына инде чәк-чәкле чакырулар таратылган.
Дүрт ел дәвамында «My life… My rules» – клубның иң көтеп алынган кичәләренең берсе. Аның хедлайнеры – «Татарстанның халык диджее» Сөләйман. Әлеге чарада бөтен кешегә таныш булган, шул исәптән татар телендә дә яшьлек треклары уйнаячак.
Әлеге чара өчен Казанның 3нче икмәк пешерү заводы бушлай 100 чәк-чәк биргән. Тәм-томнарның гомуми авырлыгы 10 килограммны тәшкил итә, татлы ризыкның һәрберсе чакыру белән бергә чара кунакларына таратылган.