Россия Хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустин Казан авиация заводы хезмәткәрләре белән аралашты

Россия Хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустин Казан авиация заводын карап чыккач, анда эшләүче хезмәткәрләр белән аралашты. Россия Премьер-министрыннан шул исәптән, оборона предприятиеләрендә эшләүчеләрне торак белән тәэмин итү турында сорадылар.

«Заводның бай тарихы бар. Бүген традицияләрне саклап калып, яңа идеяләрне тормышка ашыру мөһим, — диде Михаил Мишустин. — Торак мәсьәләсенә килгәндә, бүген дәүләт тарафыннан аренда торагы бәясенең яртысына кадәр субсидияләү каралган. Башка төр ярдәм чаралары да гамәлдә. Бу юнәлештә тагын нәрсә эшләргә мөмкин икәнен карап тикшерәчәкбез».

Россия Премьер-министрыннан эшче һөнәрләргә карата кызыксынуны арттыру турында да сорадылар. Михаил Мишустин инженер, технолог кебек һөнәр ияләрен «иң-иңнәр» дип атады. Форсаттан файдаланып: «Ту-214 очкычларын җитештерүне арттыруда дәүләт ярдәменннән башка булмый», – дип тә әйттеләр Мәскәү кунагына. «Бу мәсьәләдә карар кабул ителде инде, аны соңрак, киңәшмә барышында хәбәр итәчәкмен», – диде Михаил Мишустин.


Фикер өстәү