Михаил Мишустин белән Рөстәм Миңнеханов Ту — 214 самолеты җыю цехында булдылар

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин төзелә торган Ту — 214 агрегат-җыю производствосы цехында булды.

Яңа комплекста елына 20 машина җитештереләчәк.

Рөстәм Миңнеханов Михаил Мишустинга төзелешне шәхси контроленә алуы турында әйтте.
Бу – илнең авиация тармагында иң масштаблы төзелеш. Ангарның мәйданы 30,7 мең квадрат метр тәшкил итә.


Фикер өстәү