Михаил Мишустинга Казан заводының сәнәгать мәйданнарын күрсәттеләр

Горбунов исемендәге Казан авиация заводына эш сәфәре кысасында Россия Премьер-министры Михаил Мишустин шул исәптән, ТУ-160 очкычлары өчен детальләрне лазер ярдәмендә эретеп ябыштыру станогын карады.

Әйтергэ кирәк, бу — үзебезнең ил җиһазы. «Станок ышанычлымы?» — дип сорады Михаил Мишустин эшчеләрдән һәм уңай җавап ишетте.

«Мондый зурлыктагы һәм калынлыктагы детальләрне эретеп ябыштыру җиһазлары Россиядә генә бар. Эш тулысынча автоматлаштырылган. Ил Хөкүмәте тарафыннан ТУ-160 очкычларын җитештерүне яңадан торгызу турында кабул ителгәч, эретеп ябыштыру җиһазлары тулысынча яңартылды», — дип сөйләде Казан авиация заводы директоры урынбасары Борис Найшулер.


Фикер өстәү