15 районга күпләп саранча һөҗүм иткән

Салкын булуга карамастан, Башкортстанга саранчалар күпләп таралган. «Россельхозүзәк» мәгълүматлары буенча, үсемлекләргә «итальян прусы» төрендәге бөҗәкләр һөҗүм итә башлаган. Узган ел аларның активлыгы июль ахырында гына сизелгән булган.

Белгечләр мәгълүматлары буенча, Башкортстанның Үзәк, Көнбатыш һәм Көньяк өлешләрендәге 15 район – Дүртөйле, Чакмагыш, Благовар, Бүздәк, Бәләбәй, Дәүләкән, Туймазы, Әлшәй, Федоровка, Ишембай, Мәләвез, Күгәрчен, Зианчура, Зилаер, Куергазы районнары  куркыныч астында, дип яза Кызыл таң.

Саранча авыл хуҗалыгы культураларына төзәтеп булмый торган зыян китерергә мөмкин. Билгеле булганча, ул үсемлекләрне сабакка кадәр ашый һәм тәүлек эчендә берничә дистә километрга алга барырга сәләтле. Аның белән авыл хуҗалыгы культураларын химик эшкәртү юлы белән көрәшергә мөмкин.


Фикер өстәү