Башкортстанның ике авылында «коры закон» кертелә

Башкортстанның Куергазы районындагы Якшымбәт һәм Якут авылларында исерткеч эчемлекләр сату бөтенләй тыелачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы парламентның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Июнь аенда узачак язгы сессиянең йомгаклау утырышында Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары тиешле закон кабул итәргә җыена.

«Закон проектларын парламентка республиканың Куергазы район Советы тапшырды. Әмма башта «коры закон» кертү турындагы карар авылларда – гражданнарның гомуми җыенында күпчелек тавыш белән кабул ителде. Халык фикеренчә, хәмер сатуны тыю аны куллану күләмен киметергә һәм шуның нәтиҗәсе буларак үлүчеләр санын азайтырга, гомер озынлыгын арттырырга һәм демографик вазгыятьне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», –  ди  Дәүләт Җыелышы Рәисе Константин Толкачев.


Фикер өстәү