Газ кертүнең ние бар – чутлыйсы да, түлисе

Татарстанда газлаштыру программасы дәвам итә. Бүгенгә республика халкыннан газ кертүне сорап 14,7 мең гариза кергән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында «ГазпромТрансгазКазан» оешмасының техник шартлар хезмәте җитәкчесе Артем Алексеев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, мөрәҗәгать итүчеләрнең яртысыннан күбесе белән газ кертү хакында килешү төзегәннәр дә инде.

– Республикада 3,1 мең йортка газ кертү өчен торбалар салынды. 700 йорт участогында инде газ бар. Татарстанда бу эшләр буенча төбәк штабы төзелде. Аны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов җитәкли, – диде Артем Алексеев.

Инде алган хәбәр иткәнебезчә, газны  капка төбенә кадәр бушлай сузалар. Өйгә керткән өчен үзеңә түлисе була. Газ кертер өчен кешенең кулында шушы йортка һәм җиргә документы булырга тиеш. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша, кәгазьдә тутырып, горгаз, райгаз оешмаларына тапшырырга да була. Гаризада паспорт, СНИЛС мәгълүматларын, телефон номерын күрсәтергә, йортка һәм җир кишәрлегенә хокук билгели торган документларның күчермәсен кушымта итеп бирергә кирәк. Кертү вакытын газ оешмасы билгели. Ул  кемнәргәдер тизрәк тә  булачак. Иң мөһиме – сез яшәгән җирдә газ кертү өчен мөмкинлекләр булу шарт. Әгәр инде мөмкинлек юк икән, газчылар  мөрәҗәгать иткән кешегә вакытын үзе билгели. «ГазпромТрансгазКазан» оешмасы белгечләре, бер гариза да кире борылмаячак, дип ышандыра.

Очрашуда субсидия хакында сөйләшмәсләр дә, исегезгә төшереп үтәбез: кайбер төр категория кешеләр (Бөек Ватан сугышы ветераннары, күпбалалы гаиләләр, инвалид сабый тәрбияләүчеләр) ташламадан кулланырга хокуклы. Алар газ кертү һәм кирәкле җиһазлар алу өчен субсидиягә өметләнә ала. Ярдәмнең күләме 80 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.  Әгәр җан башына туры килгән керем 10 мең сумнан түбән булса, бу сумманы тулысынча түлиләр. Җан башына кереме 10–19 мең сум булса, чыгымның 75 процентын каплыйлар.

Субсидия эләкмәүчеләргә исә газны өйгә кертү ким дигәндә 60 мең сумга төшәчәк. Әле моңа  газ казаны (котел), исәпләгеч, плитә бәясе кермәгән. Бу хакта Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова әйтте. Баксаң, әгәр кешеләр өенә газ кертү өчен берәр оешма эшчеләрен яллый икән, алар да базар бәясеннән чыгып түли. «Әгәр «ГазпромТрансгазКазан» оешмасы аша бу эшне башкарырга теләсә, аларга тарифны без куябыз. Исәпләп чыгардык. Иң арзан дигәне дә 60 мең сумга төшә, – ди Лилия Борисова. – Газны ике төрле итеп кертеп була. Беренчесе – җир өстеннән, икенчесе – җир астыннан. Бәясе нинди торба куллануга карап та үзгәрә. Әйтик, җир астыннан керткәндә полиэтилен торба кирәк икән. Җир өстендәгесе корычтан булырга тиеш».

Лилия Борисова, бәяләр үзгәрергә дә мөмкин, ди. Әмма шунысы ачык – газлы буласы килгән кешенең кесәсендә 100–120 мең сум акчасы әзер ятарга тиеш.

 Сан

Татарстанда газлаштыру дәрәҗәсе 99,5 процентны тәшкил итә. Республикада 1,5 миллион фатир һәм йорт газга тоташтырылган.

Ел саен 19 меңнән артык фатир һәм йортка газ кертелә.

Программа буенча быел республикада 8534 йортка газ кертелергә тиеш. 2023 елда

9270 йортка зәңгәр ягулык килер дип көтелә. 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү