Уйлап кына эш бетми: Рөстәм Миңнеханов сүздән эшкә күчәргә кушты

Технологияләргә акча кызганырга кирәкми. Республика вузлары, югары мәктәп булудан бигрәк, тикшеренү үзәкләре булырга тиеш. Шул очракта гына эш бирүче оешмалар белән югары уку йортлары арасында ныклы күпер урнашачак. Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында яңгыраган төп фикерләр шуннан гыйбарәт. Анда Татарстанда стартап-студияләр булдыру турында сөйләштеләр. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Аңа кадәр республика җитәкчесе Казан дәүләт мәдәният институты базасында оештырылган инжиниринг үзәгендә булды, лабораторияләр эше белән танышты. Рөстәм Миңнеханов аларның эшен югары бәяләде. «Мәдәният институтында күп кенә техник вузларда да булмаган мондый инжиниринг үзәк бардыр дип уйламаган идем», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Вузлар димәктән, утырышта аларның бакчасына шактый таш атылды. Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында бүгенге вазгыятьнең фәнни-техник эшчәнлеккә дә югары таләпләр куюын искәртте. Президент бу урында «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль инициативасы эшчәнлегенә тукталды. «Ил икътисады инновацияләрне тиз генә эләктереп ала белми. Бу – аның зур җитешсезлекләренең берсе. Ул исә үз чиратында технологик яңалыкларга сорауны киметә. Платформа укучылар һәм фән-педагогия тармагы хезмәткәрләрендә эшмәкәрлек белемнәрен ачу һәм үстерү ярдәмендә әлеге киртәне юкка чыгаруны күздә тота», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Әлеге программа кысасында уздырылган «Студент стартапы» бәйгесенә килгән гаризалар саны буенча Татарстан студентлары, Мәскәүдән азга гына калышып, икенче урынга чыккан. Әлеге бәйге кысасында Россиядә 50 университет катнашында стартап-студияләр булдырырга җыеналар. 15е инде быел ук пәйда булачак. Шуларның икесе – Татарстанда. Татарстан Инвестиция-венчур фонды җитәкчесе Айнур Айделдинов сүзләренә караганда, аларның һәркайсына 100әр миллион сум акча сарыф ителәчәк.

Республикада эшләячәк стартап-студияләрнең берсе КФУ базасында ачылачак. Биредә студентлар нефть химиясе, биотехнологияләр юнәлешендә яңа проектлар уйлап табачак. Казан илкүләм тикшеренү технология университеты базасында эшләячәк икенче стартап-студиядә исә химия, инженерия, IT-тармакларга өстенлек биреләчәк.

Дөрес, уйлап табылган проектлар белән генә ерак китеп булмый. Аларны тормышка ашыру өчен шартлар, ярдәм, конкрет оешмаларның бу тәкъдимне күтәреп алуы, алар белән кызыксынуы кирәк. Рөстәм Миңнеханов моның өчен республиканың югары уку йортлары югары мәктәп булудан бигрәк, тикшеренү үзәкләренә әверелергә тиеш, дип саный. Президент фикеренчә, сәнәгатьчеләр – прагматик кешеләр. Кулга тотып тормышка ашырырлык проект булса, алар аңа һичшиксез алыначак.

– Әмма безнең вузлар тикшеренү үзәге түгел, һәрчак югары мәктәп дәрәҗәсендә булды. Аларның мондый хокукы юк. Моны үзгәртергә кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Ни өчен эре сәнәгать оешмалары инновацияле эшләнмәләргә заказ бирми? Чөнки бу технология әле сыналмаган. Теләсә-кайсы технология сәнәгый яктан сыналган булырга тиеш. Ә моның өчен акча кирәк. Заказ бирүче сәнәгать оешмасы моның өчен акча түләми. Шуңа күрә хөкүмәт технологияләргә акча кызганмаска тиеш. Шуннан башка бернинди сәнәгый суверенитет турында сүз була алмый.

Татарстан Дәүләт заказы агентлыгы башлыгы Яков Геллер фикеренчә, яңа оешачак стартап-студияләргә нинди юнәлештә эш алып барырга кирәклеген ачыклау өчен гади генә кагыйдәне истә тотарга кирәк. «Иң элек республиканың нинди товарларны сатып алып, кайсыларын үзендә җитештерүен ачыкларга кирәк. Шулар арасындагы бушлык – стартап-студияләр өчен менә дигән мәйданчык инде», – диде Яков Геллер.

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Олег Коробченков исә республиканың фән тармагы белгечләре белән сәнәгатьчеләр арасындагы күперне ныгыту юлларын башкачарак күрә. «Безнең институт, университетларның тәкъдимнәре бар, аларны сәнәгатькә кертеп җибәрергә кирәк дип әйтергә яратабыз. Әмма бу гына аз. Фән җәмәгатьчелеге сәнәгатьчеләргә турыдан-туры мөрәҗәгать итеп, алардан конкрет проблеманы хәл итү өчен, конкрет заказ алырга тиеш. Ике арада хезмәттәшлек шул очракта гына барып чыгачак», – дип саный ул.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү