Россиядә кайбер начар укучы студентларга җәза кертергә тәкъдим иттеләр

Фән һәм югары белем министрлыгы максатчан программа буенча белем алучы студентларга начар укыган өчен җаваплылык кертергә ниятли. Әлеге карар проекты хөкүмәтнең норматив хокукый акт проектлары порталында дөнья күргән. Бу турыда РИА Новости яза.

Документта билгеләп үтелгәнчә, уку өчен түләүче потенциаль эш бирүче билгеле бер дисциплиналар, модульләр һәм практикалар буенча студентның өлгерешенә бәя бирәчәк. Заказчы икедән дә ким булмаган аттестация нәтиҗәләре нигезендә ниндидер санкцияләр куллана алачак.

Җәза бирүнең ике варианты каралган: килешүне өзү яки студентка матди ярдәмне киметү.

Беренче вариантта эш бирүче башта студентка хәлне төзәтүдә (шул исәптән өстәмә белем алу хисабына да) ярдәм итәргә тиеш. Әмма килешүне өзгән очракта аңа уку бәясен кире кайтарырга туры киләчәк.

Проект нигезендә, карар 2023 елның 1 сентябрендә үз көченә керә. Ул 2029 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә була.


Фикер өстәү