Һиндстаннан кайткан ир хастаханәгә эләккән: табиблар аның холера йоктыру куркынычы булуын әйтә

Түбән Кама районы үзәк хастаханәсендә холера инфекциясе таралу куркынычы туганда табибларның гамәлләрен күздә тоткан өйрәнүләр үткәрелгән.

Түбән Кама хастаханәсенә үзендә холера билгеләре булган бер сырхауны китергәннәр. Әлеге ир-ат Һиндстаннан кайтканнан соң ике көн узгач табибларга мөрәҗәгать иткән. Шул сәбәпле район үзәк күп профильле хастаханәсендә аеруча хәтәр инфекцияләр буенча өйрәнүләр үткәрелгән.

Хастаханәнең баш табибы Марс Мостафин һәм аның эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Елена Пискарева өйрәнүләр барышындагы гамәлләрнең ни дәрәҗәдә дөрес булуын бәяләгән.
Йогышлы авыру йоктырган сырхаулар белән эшләү ихтималы булган табиблар алдан ук саклагыч костюмнар киеп куйган. Өйрәнүләр вакытында сырхауны хастаханәгә китерү һәм аның анализларын бактериологик лабораториягә тапшыру буенча һәр адым бик төгәл билгеләнгән. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.


Фикер өстәү