Казан авиация заводы Ту-214 самолетларын эшләп чыгару өчен штатны арттырырга ниятли

Горбунов исемендәге Казан авиация заводы Ту-214 самолетларын җитештерү өчен белгечләр җитмәгәнлектән, штатны арттыру мәсьәләсен карый.

Бу хакта авиазавод директоры Николай Савицких белдергән. Аның әйтүенчә, предприятие хәзер эшчеләр, инженерлар һәм техник хезмәткәрләргә мохтаҗ. Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та бу фикерне әйткән.

Савицких сүзләренә караганда, заводка җәлеп ителәчәк яңа кешеләр саны берләштерелгән авиация корпорациясе предприятиеләре белән ни дәрәҗәдә берләшеп эшләүгә бәйле булачак. Ә завод берләшеп эшләүнең киңрәк колачлы булуын тели. Кооперация киңрәк булган саен, эшчеләр дә күбрәк кирәк булачак. Моннан тыш предприятиедә импортны алыштыру зарурилыгына бәйле мәсьәләләр бар.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Горбунов исемендәге Казан авиация заводы киләсе елда өч Ту-214 самолетын җитештерәчәк. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей песошин белдерде. Аның әйтүенчә, программа 2-3 ай эчендә үтәләчәк.


Фикер өстәү