Татарстанда яшәүче хатын 150 мең хезмәт хакына ирен караучы эзли

Хатын сүзләренчә, аның иренә атнага биш тапкыр иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр кайгырту кирәк.

Чаллыда яшәүче хатын иренә няня эзләп белдерү бастырган. Бу хакта kazanfirst.ru яза.

Ире 48 яшьтә һәм аны атнага биш тапкыр иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр карарга кирәклеген әйткән. Ир караучының вазыйфаларына приставкада уйнау, хоккей карау, төшке йокыны оештыру, пилмән ясау һәм башкалар керә.

Хәбәрдә кандидат Михаил круг һәм «Вороваек» җырларын, Вовочка турында анекдотларны, хоккей жаргонын һәм xBox уеннарын белергә тиеш диелгән. 12 сәгатьлек эш көнендә аена 100-150 мең сум вәгъдә итәләр.


Фикер өстәү