Сезнең дәрес кызык түгел… Югары уку йортларында укуга мөнәсәбәт турында

Югары уку йортларында бүген кемнәр укый: сыер саварга, көрәк-сәнәк тотарга теләмәүчеләрме, әллә чыннан да белем эзләп килүчеләрме? Кызганыч, соңгы вакыйгалар гуманитар белем алучылар арасында әзерлексез студентларның күп булуын күрсәтте. Белгечләр белән вазгыятьнең сәбәпләрен ачыкладык.

Дөньяны танымаган «телепузик буыны»

КФУ аспиранты  интернетта үзенең фәнни хезмәткәрен, юридик фәннәр докторын гаепләп видеоролик урнаштырган иде. Янәсе, укытучысы фәнни хезмәтенең плагиатлык  программасы аша үтмәячәген белә торып, аны якларга мәҗбүр иткән.

– КФУда килеп чыккан әлеге очрак буенча  тикшерү бара. Видеороликта әйтелгән мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Әлеге очракны хокук органнары тикшерә, – дип белдерделәр безгә матбугат үзәгендә.

КФУ доценты, театр тәнкыйтьчесе Миләүшә Хәбетдинов,  гаепне  укытучыдан, җәмгыятьтән  түгел, үзеңнән эзләргә кирәк, ди.

– Фәнни җитәкче, бәлкем, ул аспирантны үзгәртергә, коткарырга теләгәндер.  Ялган юлга баскансың, башка берәүнең фәнни хезмәтен урлагансың икән, димәк, син үзең – бур. Фәнни диссертацияңне кабул итмәсәләр дә,  аны белгечләр каршында өч сәгать буе яклап, яңалыгын дәлилләргә кирәк. Син үз концепцияңне булдырырга, аны якларга  тиеш, – дип белдерә галимә.

Миләүшә Хәбетдинова гуманитар белемнең ун елга  артка чигенүен әйтә. Аның фикеренчә, балалар мәдәниятне, әдәбиятны, тарихны белми башлады. Моның  җимешләрен бүген татыйбыз. Нәтиҗәдә тарихсыз, нигезсез, мәдәниятсез буын барлыкка килде. Глобаль фикер йөртүчеләр, дөнья картинасын күзаллаучы балалар бик сирәк.

– Вузларны тәмамлаган яшьләр белән аралашканда, бик күп кирәкмәгән фән укыталар, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әти-әниләр дә, минем бала информатиканы сайлый икән, аңа биология нәрсәгә кирәк дип, ризасызлык белдерә. Бер-ике фәнне генә алга җибәрү, белемне унификацияләү заманы килеп җитте. Ләкин без  бу концепциянең зәгыйфьлеген күрәбез, – ди доцент. – Чыгарылыш укучылары БДИга әзер, чөнки стандарт сорауларга җавап бирергә өйрәнәләр. Шаккатарлык хәлләр бар: имтиханнан югары баллар җыючылар, гади генә сорау бирсәң дә, югалып кала, текст белән эшли белми. 1 курста аларны  шуңа өйрәтергә мәҗбүр булабыз. Замана балаларының күбесендә –  «клип күзаллавы». Картиналардан презентация эшләргә кушмасаң, акбур белән тактага схема ясамасаң, материалны кабул итә алмыйлар. Аларның тел байлыгы юк, чөнки  алар  – китап укымаган буын. Яшьләрне китап укымаган, дөньяны танымаган «телепузик  буыны» дип бәялим. Элек студент доклад сөйләп, сорауларга җавап бирсә, хәзер кәгазьдән хәрефләрне көчкә танып укый, интонациясе дөрес түгел. Без, мәктәп программасы катлаулы, мәгълүмат күп,  дип укучыларны гел кызганабыз. Уку гадиләштерелә. Совет мәктәбе укырга, мәгълүмат табарга өйрәтте. Хәзер алар чәйнәп биргән материалны йота алмый.

Миләүшә Хәбетдинова әйтүенчә, студентларның күпчелеге дәрескә йөрми:

– «Ник килмәдең?»– дип сорасаң, вуздагы белем тормыштан аерылган, мин белгечлек буенча эшкә урнашмыйм, миңа кызык түгел,  дип җавап бирәләр. Хәзер эш бирүчегә дә бар яктан уникаль булган белгеч кирәк. Менә шуны аңламыйлар. Без заманында вузда  медицинасын да, дөньяви сәнгать культурасын да, ОБЖны – барысын да укыдык. Укол ясарга теләмибез, дип кычкырмадык. Әти-әниләренә гаризалар да язабыз. Алар, балам эшли, акча җитми, диләр. Мондый вазгыять, югары белемлеләр 10 процент булса да җитә, дигән фикер алга сөрелгәнгә туа. Олимпиада җиңүчеләре белән сатулашалар, кагыйдәләрне үзгәртеп торалар. Әти-әниләр, вузлардагы бөтен урынны олимпиада җиңүчеләренә бирәләр, дип зарлана. Олимпиада җиңүчеләре фәнне бакчада,  түгәрәкләрдә үк өйрәнә башлый, аларның җиңүләре унбер ел  хезмәт нәтиҗәсе бит. Бу категория балалар белән эшләргә кызык. Хәзер БДИда югары балл туплаган укучыларны кертергә кирәк, гадел түгел дип, аларга дигән урынны кыскарталар. БДИ – баланың шәхесен ача торган инструмент түгел. Без гомер буе укыйбыз, үсәбез. Кызганыч, яшьләр мондый максатлар куямы икән?

БДИдан югары балл туплаучылар яхшырак укыймы?

Казан илкүләм тикшеренүләр техник университетның (КНИТУ-КАИ) химия фәннәре кандидаты, гомуми химия һәм экология  факультеты доценты Шәвәлиева, бүгенге студентларны  бик акыллы, кызыксынучан, күп беләләр, дип мактый. Мин вузга укырга керәм, дип максат куйганнар физиканы, математиканы, химияне яки башкасын бик тырышып өйрәнә. Моннан  ун ел чамасы элек   көчсезрәк абитуриентлар килсә,  соңгы берничә елда  алар көчлерәк булуы белән аерылып тора. Алар белән эшләү дә кызык, ди.

Мөгаллимәнең бердәм дәүләт имтиханнарына карата фикере бер  төрле түгел. Бер яктан, БДИ яшьләргә илнең төрле вузларына укырга керергә юл ача, әмма, икенче яктан, яхшы баллы нәтиҗәләр ул әле бар да белемле дигәнне аңлатмый.

– Быел кабул итү катлаулырак булды. Ике яклы килешүләр кагыйдәләре буенча, кайбер югары баллы балалар керми калды, азрак җыйганнар студент булды. Бәхет очрагы, ягъни лотерея кебек дияр идем мин моны. Бу бездән тормый. Үзем кабул итү комиссиясендә эшләгәч, вазгыятьне күреп торам. Ә соңрак инде кемдер яхшы балл белән килеп тә, алга таба укый алмый. Кайберәүләр азрак балл туплап та, бик тырышып уңышлы укый.  Абитуриентларны икегә бүләр идем:  күбесе чынлап укырга дип килә, алдалап укырга дип килгәннәре дә очрый. Бездә бар да  җитди. Ыштан туздырып йөргәннәре  озак тормый, – ди Светлана Минневагыйз кызы. – Укыту сыйфатына килгәндә, минем Германиядә техник вузда стажировкада булганым бар. Бездәгесе белән  чагыштырып карадым,  белем бирү бер чама. Образлы әйткәндә, химия – Африкада да химия инде ул».

Светлана Шәвәлиевадан студентларның фәнни хезмәтләрне ничек язуы турында да сораштык. «Техник вузларда фәнни эшләрне кем эшләве ачык күренә. Химиядән экспериментлар ясыйсың икән, нәтиҗәсе күренеп тора. Начар күрсәткеч булса да, ул да – нәтиҗә. Студентларым курс, диплом эшләрен  үзләре яза. Күчергән, сатып алган барыбер күренә бит. Сирәк булса да, андыйлар да очрый. Әлбәттә, бу эшләрне кире борасың.  Бездә таләпләр кырыс. Алдан ук,  кешенекен урламагыз, дип кисәтеп куябыз. Берсендә бер студент-заочник үкенеп утыра: «Их,  акчаны гына әрәм иттем – барыбер үзем эшләдем бит!» Үзе язып килгәне яхшы иде», – ди галимә.

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллин безнең илдә югары белемнең сыйфаты күптән бетте дип саный. Моның сәбәбе – мәктәптә «икеле» куюны туктату.

– Начар укучы юк, начар укытучы гына бар дигән шигарь – бүген  дә бик актуаль.  Әти мәктәп директоры булып эшләде. Ул 1965 елда ук, урта белем бетте, тагын 30 елдан югары белем дә бетәчәк, дип бик дөрес әйткән. Югары уку йорты  укытучысы буларак әйтә алам, безнең илдә югары белем юк, – ди Марат әфәнде.  – Ни өчен дигәндә, белемсез килеш мәктәп аттестатын алалар. БДИ да моннан коткармый. Бүген  югары белем алу өчен бердәм дәүләт имтиханының   чик баллы 45 булырга тиеш. Министрлык билгеләгән балл бу. Бу бит «өчле»лек дигән сүз.  Ничек инде мәктәпне «өчле»гә бетергән укучы   югары белем алсын? Аның бит андый Аллаһы Тәгалә биргән сәләте юк. Ким дигәндә, бу  сан 75 балл булырга тиеш.

Марат Лотфуллин әйтүенчә, безнең илнең төп проблемасы – югары белем артыннан куу. Хәзер   яшьләрнең 85 проценты югары белем алырга омтыла, ә ул, иң күп дигәндә, 25  процент булырга тиеш. Алар продукция җитештерми. Чөнки ул кешеләрне кемдер ашатырга тиеш. Җәмгыятьтә аның кадәр югары интеллектлы кеше дә юк, андыйлар 10 проценттан артмый. Калганы  – кушканны эшләүчеләр, бөтен кеше дә бармак белән күрсәтеп кенә эш бармый.

– Гуманитар өлкәгә  беркая да укырга керә алмаганнар, ягъни сыер саварга, көрәк тотып эшләргә теләмәгәннәр килә. Нинди дә булса  белем  алырга кирәк бит. Ә инде юридик фәннәр – бөтенләй нуль. Сталин вакытыннан калган юристлар алар кушканны үтәп, җырлап йөрүчеләр генә. Бу хәлне үзгәртү өчен мәктәптә «икеле» куюны кертергә, төрле дәрәҗәдәге мәктәпләр булдырырга кирәк. Әйтик, гимназияләр, урта мәктәпләр, технологик мәктәпләр. Европадагы кебек балаларның 50  проценты технологик  мәктәптә укырга, кулдан эшләргә өйрәнергә тиеш. Югары  белемнең сыйфатлы булуы мөһим. Югары уку йортларының санын киметеп, сыйфатын арттырырга, 25 проценты гына  белем алырлык булсын, – ди Марат Лотфуллин.  – Хәзер яшерен-батырын түгел, фәнни җитәкчеләр дә диплом яза. Аны сатып алучылар да  бар. Саткан кеше – сатлык кеше. Физик, математиклар арасында  алдалап булмый, анда диплом сатып алуның файдасы юк, барыбер баш белән эшләп күрсәтергә кирәк. Безнең илдә мәгариф системасы кызганыч хәлдә.  Җәмгыятьнең бөтен җире черек булганда, фәне генә таза була  алмый.

Сәрия Мифтахова

Сан

Татарстан  Мәгариф  һәм фән  министрлыгыннан алынган мәгълүматларына караганда,  бездәге югары уку йортларында  141921 студент белем ала.  Шуларның 88,4 проценты дәүләт вузларында укый. Республика вузларында белем бирү сыйфаты югары дәрәҗәдә, федераль белем бирү стандартларына туры килә. Академик бурычлары булганнар  аны вакытында тапшырырга тиеш, үтәмәүчеләр вуздан  чыгарыла.


Фикер өстәү