Югалган кино йолдызын 40тан артыграк волонтер эзли

Мәскәүдә танылган кино “йолдызы” Светлана Светличная югалган. Аны “Лиза Алерт” оешмасының 40тан артыграк волонтеры эзли. Бу хакта ТАСС эзләү-коткару отряды мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Волонтерлар узган тәүлектә 2150 листовка ябыштырган, башкала һәм өлкәнең барлык хастаханәләренә, полиция бүлекләренә шалтыраткан, актрисаны эзләп, 30 чакрымнан артыграк юлны җәяүләп узган. Бүген иртәнге сәгать 7дә эзләүгә тагын 42 кеше кушылган. “Светлана Афанасьевна табылмады әле, эзләү дәвам итә”, – дигән эзләүне оештыручылар ТАСС хәбәрчесенә.

Исегезгә төшерәбез: РСФСРның атказанган артисты, 81 яшьлек Светлана Светличная 21 октябрь көнне хәбәрсез югалган. Узган якшәмбедә артистның улы әнисенең югалуы турында, аның сәламәтлеккә бәйле проблемалардан, кино төшергәндә җәрәхәтләнү сәбәпле, акылга зәгыйфьләнеп калу ихтималы турында хәбәр иткән. Кайбер мәгълүматларга караганда, соңгы тапкыр югалган артистны күргән машина йөртүче тикшерү комитетына китергән.


Фикер өстәү