Татарстан урманында югалган хатын-кызның мәетен тапканнар

Татарстанның Биектау районы Наратлык авылында яшәүче 54 яшьлек Розалия Газизованы эзләү туктатылды. Бу хакта «Лиза Алерт» эзләү-коткару отряды волонтерлары хәбәр итә.

Хатын 29 октябрь, шимбә көнне, урманга киткән һәм юкка чыккан, соңрак аның мәетен тапканнар. Хатынның нилектән үлүе турында төгәл мәгълүмат юк.

Хатын-кызны эзләү белән хокук саклаучылары, волонтерлар һәм битараф булмаган җирле халык шөгыльләнгән.


Фикер өстәү