Татарстанда пилотсыз очкычлар җитештерә башлыйлар

Татарстан Фәннәр академиясе тиешле оешмалар белән берлектә пилотсыз очу аппаратларын эшләгән. Биредә сүз “Барс”, “Летяга” һәм “Кузнечик” авыр очу аппаратлары турында бара. Фәннәр академиясенең циркуляр икътисад үзәге башлыгы урынбасары Василий Шестюк “Татнефтехиминвест-холдинг” акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы утырышында шул хакта сөйләп үткән.

Беренче этапта елына 300 “беспилотник” җитештереләчәк. Проектка бу этапта 1,4 миллиард сум таләп ителә, шуның 250 миллион сумы әзер дә икән. Хәзерге вакытта федераль үзәктән ярдәм алу карала. Бу максат өчен академия Казанда 12 мең гектар мәйданда җир тапкан да инде. Проект авторлары аппаратлар җитештерү өчен Лаеш районының “Смарт Сити Казан” территориясендә җир сайлап алган. Проектта каралганча, производствода елына 2 мең аппарат эшләп чыгару күздә тотыла. Бу этапта инвестиция күләме инде 5,9 миллиард сум тәшкил итә. Мәйданчыкны төзүгә 5 миллиардтан 12,7 миллиард сумга кадәр акча таләп ителергә мөмкин.

Шестюк җитештерүне оештыруда ярдәм сорап республика хакимиятенә мөрәҗәгать иткән. Президент Рөстәм Миңнеханов тәкъдимне хуплаган.


Фикер өстәү